«Алга» токымчылык заводы»нда чәчүгә чыктылар

Ниһаять, һава торышы аграрийларга язгы басу эшләрен башларга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта ул аның барышына төзәтүләр дә кертте – агротехник срокларга сыяр өчен, хуҗалыкларга эшләрне киң фронтта алып барырга кирәк. «Алга» токымчылык заводы» хуҗалыгында бүген эшләр нәкъ шулай корылган.
Биредә басу эшләре күпьеллык үләннәрне тырмалаудан башланган – бу эшкә 1 майда тотынганнар. Һәм 300 гектарны эшкәртеп, эшләрне бик тиз тәмамлаганнар да.
— Бүген төрле эшләргә 10 техника җәлеп ителде – әзерләнгән техниканың барысы да басуларга чыкты, берсе дә тик тормый. Бер эшне бетерү белән, икенче эшкә күчәбез. Тиздән дым каплату да тәмамланачак һәм культивацияләүгә, сабанашлык культураларын чәчүгә чыгабыз, — ди хуҗалыкның баш инженеры Артур Әхмәтов.
Алгалылар көз көне 1000 гектар җирне туңга сөреп өлгергән иде, шул да аларның эшен бераз җиңеләйтте.
Хуҗалыкта дым каплатуга зур игътибар бирелә. Әлеге вакытта шундый эшкәртелгән басуларның берсендә ДТ тракторларында Тәфтил Насрыев, Яков Биктубаев, Нәгыйм Шәймарданов дым каплата. Алар билгеләвенчә, быел җир юеш, үзгәрүчән һава торышы авырлыклар тудыра, өстәвенә, файдасы күп булсын өчен, дымны нәкъ әлеге вакытта каплатырга кирәк. Шулай итеп, бүген 800 гектардан артык мәйданда дым каплатылган.
Басуда башка эшләр белән мәшгуль булган эшчеләр дә шундый ук авырлыкларны билгели – дымлы җир техниканың ныклыгын сыный. Ә бу ныклык кирәк булачак әле – хуҗалыкка 3000 гектарда бодай, арпа, солы һәм башка культуралар чәчәргә туры килә. 1200 гектарда мал азыгы культуралары чәчү планлаштырыла.
Бүген катнашазык чәчүдә мәшгуль булган механизатор, БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Юрий Айдимиров төрле шартларда эшләргә күнеккән – аның 36 еллык эш тәҗрибәсе моңа мөмкинлек бирә.
— Техника чыннан да авыр бара, чөнки җир юеш. Югыйсә, басуыннан да тора инде, моңа кадәр 50 гектардан артык җирдә солы чәчтек, анда яхшы булды, монда күчкән идек – биредә җир юеш. Әмма барыбер эшлибез, сәгатькә карамыйбыз да, вакытның һәр минуты кадерле, вакытында чәчәргә кирәк, — ди Юрий Айдимиров.
Алар белән шулай ук яшь егетләр Алмаз Ильясов һәм Булат Кисилев эшлиләр. Алар чәчкечнең эшен контрольдә тота, кирәк булган саен аңа орлык салып тора. Хуҗалыкның тәҗрибәле шоферы Газизҗан Мирзаһитов орлык ташу белән мәшгуль. Үз эшен белеп башкаруы аңа орлыкны басуның теләсә кайсы почмагына илтергә мөмкинлек бирә.
Әлеге команданың килешеп эшләве нәтиҗәсендә биредә чәчү эшләре, һава торышының нинди булуына бәйле, көненә 80 гектарга якын мәйданда башкарыла. Бүгенгә хуҗалыкта барлыгы 100 гектарда – солы, 150 гектарда арпа чәчелгән.
Хуҗалыкта эшчеләрне кайнар аш белән тукландыру да эшнең нәтиҗәлелеген арттыра – аны басуга көненә ике тапкыр китерәләр. Ашаган арада эшчеләр үзара килеп туган авырлыклар турында сөйләшә, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Шул рәвешле алар иртәнге 7дән кичкә кадәр эшли – чәчүнең туктап торуны һәм кичектерүләрне яратмаганлыгын алар бик яхшы аңлый.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *