Алдан тавыш бирүгә әзерләнәләр

Калтасы авылында, Николо-Березовка, Арлан һәм Мүзәк авыл биләмәләреннән тыш, районның 11 авыл биләмәсе кергән 43нче санлы Краснохолм сайлау округы буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлыкка «Бердәм Русия» партиясеннән арытаба тәкъдим итәр өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә теркәлгән алты катнашучы фикер алышты.
Алар арасында – Дәүләт Җыелышының гамәлдәге депутатлары: БР Адвокатлар палатасының президенты Булат Юмадилов, Роскомснаббанк идарәсе рәисе Флүр Галләмов, «Восход» җәмгыяте рәисе Дамир Низаметдинов, Агыйдел шәһәренең тормышны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илгиз Фәйзуллин, Краснокама районының Яңа Каенлык интернат-мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рөстәм Әхтәмов, Калтасы районы дәваханәсенең баш табибы Рәвил Зарипов.
Фикер алышулар өч этаптан торды. Беренче өлештә катнашучыларның һәркайсы «Бюджет акчасын юлларга һәм төзекләндерүгә нәтиҗәле һәм гадел бүлү: өстенлекләр һәм коррупциягә каршы контроль» темасы буенча үз карашын белдерде.
Икенче этапта булышлык күрсәтү төркеменнән сораулар төрле булды — «Муниципаль берәмлеккә акчаны гадел бүлүнең нинди механизмнарын тәкъдим итеп була?»дан башлап «Авылларда яшәүчеләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау проблемаларын хәл итүгә ничек активлаштырырга мөмкин?»гә кадәр. Беренче сорау Рәвил Зариповка бирелсә, икенче сорауга Дамир Низаметдиновка җавап тотарга туры килде.
Өченче, йомгаклау, этабында фикер алышуларда катнашучыларның һәркайсы тамашачыларга үз позициясеннән чыгып мөрәҗәгать итте.
Шул ук көнне «80+» гомер озынлыгы. Саулык һәм озын гомер тәэмин итәргә» темасы буенча фикер алышулар узды. Чираттага дебатлар 16 майда 17нче санлы Юбилей сайлау округы буенча Нефтекамада узды.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *