Алда торган каникулларда кайларда ял итәргә мөмкин?

Яңа ел бәйрәмнәренә дә күп калмады, һәм кайберәүләр аны кайда каршы алачакларын һәм бер атналык каникулларын кайда үткәрәчәкләрен алдан билгеләгән дә инде. Әмма икенчеләр яхшы тәэссоратлар алып, алдагы елны яңа көчләр белән башлар өчен ялларны ничек үткәрергә әле булса белми.
Яңа ел каникуллары каядыр барып, үзең һәм гаиләң өчен Яңа ел могҗизасы тудырыр өчен менә дигән мөмкинлек бит ул. Һәм мотлак диңгез буена барырга димәгән, үзебезнең илдә, үзебезнең төбәктә дә менә дигән урыннар бар. Һәм үзеңдә ял итәргә каникул вакытында да өлгереп була, арзанга да төшә. Биредә иң мөһиме – үзеңнең нәрсә теләгәнеңне билгеләү һәм урынны дөрес сайлау. Илдән чыкмый гына Яңа ел каникулларында кайларда ял итәргә мөмкин булуы турында без гәзитебезнең партнеры — «Хәзинә Тур» туроператорыннан белештек.
Хакларны без бер кешегә күпме төшкәнен алдык, ә гаиләгә уртача күпме чыгачагын үзегез исәпләгез инде. Әлбәттә, экономияләргә тырышып, ялыгызны үзегезгә оештырырга да мөмкин. Ләкин сүз Яңа ел алды ыгы-зыгысы һәм аның белән бәйле транспортка билет сатып алу һәм торак эзләү авырлыклары турында барганда, артык экономияләп тә булмыйдыр, ә ялдан уңай эмоцияләр генә алып кайтыр өчен бу мәшәкатьләрне һөнәрмәннәргә тапшырганда яхшырак.
Башкалалар көтә
Һәр Яңа ел төнендә телевизордан башкалабыз Мәскәүдә ничек Яңа елны каршылауларын күзәтәбез. Күпләрнең моны үз күзләре белән күрәсе киләдер. Мондый теләкне бүген тормышка ашыруы җиңел – туроператорларның күбесе Яңа елны Мәскәүдә каршыларга һәм каникулларны үткәрергә тәкъдим итә. Андый Яңа ел маҗараларының бәясе башкалада ничә көн булуыңа, нәрсәләр ашавыңа, нинди отельдә яшәвеңә һәм башка күп нәрсәләргә бәйле, әмма үзеңә файдалы башка тәкъдимнәрне һәрвакыт табарга мөмкин.
Мәсәлән, шундый ялны (өч көн һәм ике төнгә Мәскәүгә) «Хәзинә Тур» операторы 8 мең сумнан артыгракка оештыра ала. Бу хакка бару-кайту, яшәү, туклану, экскурсияләр, Царицыно һәм Коломенскоега бару керә. Һәм шуны билгеләргә кирәк, андый тәкъдимнәр елдан-ел зур сорау белән куллана.
Төньяк башкала – Санкт-Петербург та Яңа елны каршылар өчен популяр. Биредә дә Яңа ел бәйрәмнәре Мәскәүдәгедән калышмый, ә шәһәрнең тарихи үзенчәлеге ял итүне тагын да үзенчәлеклерәк ясый. Мәсәлән, биредә экскурсияләргә, Петергоф, Кронштадт һәм Царское селода булуга күп вакыт бүленәчәк, шуңа күрә боегырга урын калмаячак. Экскурсияләрдән тыш, бару-кайту, туклану һәм яшәүне кертеп, Санкт-Петербургта өч көн һәм ике төн булу 11 мең сумга басачак.
Елдан-ел күбрәк туристларны үзенә җәлеп иткән иң якын башкала булып мең еллык тарихы булган искиткеч Казан шәһәре кала. Казан Яңа елда аеруча матур була, шуңа күрә соңгы елларда бик популярга әйләнде.
Свияжск утрау-шәһәренә, Алабугага экскусияләр, Кыш Бабайның резиденциясендә булу ял итүне бай эчтәлекле ясый. Әйткәндәй, «Хәзинә Тур» Казанга турлар оештыру буенча иң яхшысыдыр, мөгаен, бу юнәлеш буенча ул күптән эшли һәм елдан-ел камилләшә. Шул ук вакытта хакларны да арттырмый – алар 4500 сумнан башлана.
Кыш Бабайга кунакка
Без бәләкәй чакта Кыш Бабайга кунакка бару мөмкинлеге дә, аны тәкъдим итүче дә булмады. Ә бүген, ачыклануынча, Кыш Бабайга Бөек Устюгка сәяхәткә бару зур сорау белән кулланыла икән. Әкият сараена балалар гына түгел, олылар да бара. Бу аңлашыла да, чөнки Яңа ел – нинди яшьтә булуга карамастан, барысы өчен дә әкият һәм тылсым вакыты. Шуңа күрә Яңа ел көннәрендә Кыш Бабай биләмәсендә җанлы һәм күңелле.
Туроператорлар Кыш Бабайга кунакка баруның төрле вариантларын тәкъдим итә. Без тапкан иң арзан вариант 7 мең сумга якын тора.
Әйткәндәй, безнең Кыш Бабай белән генә очрашырга димәгән. Карелия Кыш Бабае белән очрашыр өчен Санкт-Петербургтан кышкы Карелия буенча сәяхәткә китәргә һәм анда «Карелия Кыш Бабае янында кышкы күңел ачулар» бәйрәмендә булырга мөмкин. Монысы да балалар белән бергә ял итүнең кызыклы варианты.
Яңа ел бәйрәмнәрендә «Алтын Боҗра» буенча сәяхәт тә зур сорау белән кулланыла. Урман чыпчыгын бизәү буенча осталык дәресе, Русиянең төп Карсылуының Костромадагы биләмәсендә булу программаны тагын да баета.
Актив ял итәргә
яратучыларга
Яңа ел каникуллары – балаларга да, олыларга да энергия туплар өчен шәп вакыт. Республикабыздан читкә чыкмыйча да актив ял итәргә мөмкин булуы белән без бик бәхетле.
Башкала һәм чит ил туристлары тарафыннан да югары бәяләнгән Бөрҗән районының матурлыгы һәм истәлекле урыннары гына да ни тора! Ул кыш көне кар юрганы астында аеруча матур. Яңа ел каникулларында «Каповатур» туристик базасында ял итү искиткеч нык ошаячак. Биредә 2,3,4 һәм 6 урынлы номерларда урнашырга мөмкин.
Ә актив ял итүнең нинди генә төрләре юк: чаналы атта кышкы урманга экскурсия, табигать кочагында пикник, чаңгыда шуу, каргизгечтә һәм атта йөрү, учакта балык ыслау буенча осталык дәресе, Шулган-Таш (Капова) тыюлыгының музей-экскурсия комплексына сәяхәт, умартачылык, Шулган-Таш мәгарәсе музейларында булу. Әйткәндәй, безнең партнерның тәкъдименә (өч көн һәм ике төнгә 6300 сум) туристик базада яшәү, өч тапкыр туклану, милли кухня элементлары, махсус җиһазлар (чаңгылар, чаңгы ботинкалары, тюбинглар, чаналар) белән тәэмин итү, ат һәм аны җигү өчен кирәк-яраклар, экскурсия, мунча, гид хезмәтләре, маршрут буенча күченеп йөрүләр керә.
Актив кешеләр өчен Абзаковода ял итү дә мавыктыргыч. Биредә инде тауда чаңгы шуу курорты урнашкан Белорет районы табигате матурлыгына сокланып туя алмыйсың. Ә без тапкан иң арзан вариант 5,5 мең сумга якын булды.
Тыныч ял эзләүчеләргә
Кешеләрнең күбесе, бигрәк тә урта һәм өлкән яшьтәгеләр, берничә көн генә булса да тыныч, ыгы-зыгысыз, көнкүреш мәшакатьләреннән башка үткәрергә хыяллана. Яңа ел каникуллары андый ял өчен дә менә дигән мөмкинлек. Чыннан да, кыш шифаханәләрдә, курортларда ял итеп, шул ук вакытта сәламәтлегеңне дә ныгытып кайтырга бик яхшы вакыт. Теләгең булса, шифаханәләрдә спорт белән дә шөгыльләнергә, тренажер залларына йөрергә, прокатка алып, чаңгы, тимераякта шуарга була. Хәзер андый хезмәтләр курортларның барысында да бар.
Шулай итеп, Яңа ел каникуллары һәркемдә яхшы эмоцияләр тудырырга һәм онытылмас тәэссоратлар калдырырга мөмкин. Сары эт елын нинди ялдан башларга икәнлеген генә хәл итәргә кирәк.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *