Балачакның хәвефсез юлы

Николо-Березовка мәктәбендә гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында «Балачакның Хәвефсез Юлы» район КВНы узды. Анда сигез команда катнашты.

Катнашучылар өч төрле конкурста ярышты. Сәламләү конкурсы кагыйдәләр буенча йөрүгә кагылса, капитаннар скутерда йөрү темасы буенча белемнәрен күрсәтте, ә өйгә бирелгән музыкаль конкурс Юл йөрү кагыйдәләре буенча бергәләп йөрүгә кагылды.

Шаяннар һәм тапкырлар клубы уены югары дәрәҗәдә узды. Юл законнарын үтәүнең никадәр мөһим икәнлеген командалар «Кагыйдәләр буенча йөрик!» дип аталган сәламләү конкурсында күрсәттеләр. Укучылар бик оста чыгыш ясадылар, биеделәр һәм җырладылар. КВНның йомгаклау — «Без кагыйдәләр буенча бер юлдан тату барабыз» дип аталган музыкаль өлеше аеруча күңелле узды. Бу конкурс катнашучыларны да, тамашачылар һәм жюри әгъзаларын да тәэсирләндерде. Сәхнәдә бик сыйфатлы һәм чыннан да авторлык мәзәкләр яңгырады. Залда ихластан көлүләр тынып тормады. Әйтергә кирәк, жюрига җиңүчеләрне билгелә бик тә авыр булды.

Капитаннар конкурсы – командаларның иң яхшы вәкилләренең ярышы. Бу иң җаваплы конкурс. Капитаннарның ярышы яшь инспекторларның сәләтләрен төрле яклап ачарга ярдәм итте. Капитаннар конкурсында Яңа Актанышбаш мәктәбенең «Күңелле светофор» командасының капитаны җиңде. Өч конкурс йомгаклары буенча беренче урынга  Николо-Березовка мәктәбенең «Кама» командасы чыкты, икенче урынны Яңа Кабан мәктәбенең «Юл патшалары» командасы алды, өченче урынга Яңа Бөртек мәктәбенең «КМТС» командасы лаек булды.

Яшь инспекторлар чираттагы тапкыр КВНның күңелле һәм кызыклы уен икәнлеген раслады. Хәер, алар үзләре дә актив, инициативалы һәм талантлылар, зиһенле һәм  тирән белемлеләр.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *