Ветераннар йомгак ясады

Район ветераннар оешмасының быелгы беренче утырышы гадәттән тыш тәмамланды: анда катнашучылар Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция карады.
Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып ветераннар советының 2018 елга эш планын тикшерү һәм кабул итү булды. Башлангыч ветераннар оешмасының Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм хезмәт көннәрен – ышанычлы кулларга» смотр-конкурсы барышы да тикшерелде. Әлеге конкурсның беренче этабына йомгаклар агымдагы елның апрелендә ясалачак.
Китапханәләр һәм мәдәният учреждениеләренең пенсионерлар белән 2017 елдагы эше турында биләмәара үзәк район китапханәсе директоры В.Солтанова һәм модельле үзәк район мәдәният йортының баш методисты Л.Хаҗиева сөйләделәр. Музей директоры Ю.Калугина ветераннарны районның тарих һәм туган якны өйрәнү музее эше белән таныштырды. Ул Интернет системасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны эзләүгә аерым тукталды.
Үзәк район китапханәсе китапханәчесе А.Суханова тарафыннан әзерләнгән Сталинград сугышы тәмамлануының 75 еллыгына багышланган композиция чын сюрприз булды. Ул совет халкының сугыш елларындагы батырлыгы турында тагын бер тапкыр искә төшерде.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *