Ветераннар һәм инвалидларга социаль һәм медицина хезмәте күрсәтүне тикшерделәр

Район каршындагы ветераннар эшләре буенча координацион совет утырышында ветераннарга һәм инвалидларга социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүнең ничек оештырылуы, аларга урындагы властьлар, оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан нинди игътибар бирелүе турында сүз барды.

Беренче булып үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәгыйть Бәдретдинов районда бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Ул дәүләт гарантияләре программасы буенча медицина ярдәмен күрсәтү сроклары билгеләнүен, һәм район учреждениеләре тарафыннан аларның төгәл үтәлүләрен белдерде. Шулай ук билгеләнгән тикшеренүләрне (УЗИ, рентген) көтү вакыты, стационар дәвалау контрольдә тотыла. Район дәваханәсенә бу уңайдан дәгъвалар кермәгән.

Фәгыйть Әксәнович быелгы диспансеризация йомгакларына да тукталды. Ул 100 процентка үтәлгән – аны 5147 кеше үткән. Диспансеризация үтү нәтиҗәсендә 3517 кешедә теге яки бу чирләр ачыкланган. Аны үтүчеләрнең 26 процентка якыны гына шартлы сәламәт дип табылган, ә 73 проценты алга таба тикшерелергә һәм дәваланырга җибәрелгән. Баш табиб шулай ук бүген дарулар белән тәэмин итү проблемасы юклыгын билгеләде – бирелергә тиешле барлык категорияләр дә даруларын ала.

Ә менә Курый авыл биләмәсендә яшәүче берәүнең Фәгыйть Бәдретдиновка медицина хезмәтләренә кагылышлы соравы булды: «Нигә Николо-Березовка дәваханәсендә тешкә протез куйдыру хезмәте күрсәтелми?». Баш табиб, дәваханәдә бүген чыннан да андый хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булмавын, әмма тешләрне имплантацияләү кебек юнәлешне актив үстерү планлаштырылуын белдерде. Әйткәндәй, район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин әлеге юнәлеш үсешенең нәтиҗәсен киләсе ел азагына ук күрсәтергә чакырды – халык медицина ярдәмен тулысынча алырга тиеш.

Шифаханәләрдә һәм курортларда дәвалануга килгәндә, кызганычка каршы, инвалидларның күбесенә юлламаларны еллар буе көтәргә туры килә. Бу турыда социаль страховкалау фонды белгече Гөлназ Горошилова сөйләде. Ул билгеләвенчә, андый хокукка социаль ярдәмне акчалата алудан баш тарткан гражданнар ия. 2017 елда фондка шифаханәләрдә һәм курортларда дәвалануга юллама сорап 121 гариза бирелгән, әмма ел буена 25 генә юллама бирелгән. Калган гражданнарга алдагы елларда көтәргә кала.
Аннары Куян авыл биләмәсендә өлкән яшьтәгеләр белән нинди эшләр алып барылуы турында аның башлыгы Валерий Сазыкин сөйләде. Ул биләмәдә 950 пенсионер яшәвен белдерде. Бу — халыкның 18 проценты.
Өлкән яшьтәгеләр арасында үткәрелгән «Сәламәтлек» район спартакиадасы йомгакларыннан күренүенчә, авыл биләмәләрендә бу юнәлештә эшләр яхшы оештырылган. Анда николо-березовкалылар беренче урынны алды, икенче урында — Шушнур, өченче урында Яңа Бура авыл советлары авыл биләмәләре командалары булды. Район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина спорт комитетына, «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексына — ярышларны үткәрүдә хезмәттәшлек итүләре, авыл биләмәләренә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да спорт ярышларында актив катнашырга чакырды. Актив тормыш алып барырга ничә яшьтә булуың мөһим түгел.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *