Гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итүләрнең нәтиҗәсе нинди?

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә район хакимияте авыл биләмәләрендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итүләр оештырды.
Кабул итүчеләр — район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева җитәкчелек иткән Пенсия фондының райондагы идарәсе җитәкчесе Руслан Гарипов, Республика социаль булышлык үзәгенең Нефтекама шәһәре буенча филиалының Краснокама районындагы бүлеге җитәкчесе Ризида Габидуллина, район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлегенең баш белгече Тәнзилә Гатипова, Социаль страховкалау фондының район буенча баш белгече Гөлназ Горошилова, район хакимиятенең баш юрисконсульты Ләйсән Әхмәдиева һәм Куян дәваханәсенең участок терапевты Камил Дәүләтшин иде.
Яңа Каенлыкта авыл советының ветераннар оешмасы рәисе Зифа Фәйзуллина кабул итүгә үзаллы килә алмаган өлкән кешеләрнең өйләренә барган һәм яшәү шартлары белән кызыксынган. Аның әйтүенчә, пенсионерларның күбесе тормышларыннан канәгать, дәгъва һәм сораулары юк, барысы да җирдә тынычлык булуын гына тели.
Үз аягы белән килүчеләр дә аз түгел иде. Фәния Альмиева һәм Гашия Гыйлемдарова Шәрип участогында яшиләр. Авылда газ да, су да юк, ә китапханәле клуб яисә фельдшерлык пункты турында әйтеп торасы да юк. Электән биредә Калтасы урман хуҗалыгының урманчылыгы булган. Авылда яшәүчеләрнең күбесе урманчылыкның пилорамасында эшләгән. Шуңа да утын белән кыенлык булмаган. Ләкин соңгы елларда урманчылыкны да, пилораманы да япканнар. Авыл урман эчендә урнашкан. Ләкин халык хәтта ауган һәм коры агачларны да утынга кисә алмый, чөнки закон рөхсәт итми. Ә бу корыган агачлар җәйләрен ут чыгу куркынычы белән яный.
Авыл биләмәсе башлыгы Зилә Каламова бер йорт янында үсеп утырган һәм җилле көндә узып баручыларга аву куркынычы булган черек һәм корыган агачны кисәр өчен рөхсәт алырга дип, Югары Яркәй–Дүртөйле–Калтасы–Яңавыл юлларын күпме таптавы турында сөйләде. Әмма хәтта бу озын юл да мәсьәләне чишәргә ярдәм итмәгән.
Авылда ялгыз гомер итүче картлар күп. Байтагы инвалид. Ләкин авылда социаль хезмәткәр юк. Зилә Рәхмәтулловна Күпербаш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзер өчен участок бүленүен һәм көзгә аның файдалануга тапшырылачагын аңлатты. Авылда фельдшер бар инде, ул Шәрип участогында яшәүчеләрне дә хезмәтләндерәчәк. Шөкер, авыллар арасы ерак түгел.
Ямилә Мусина алты бала үстергән һәм 50 яшендә лаеклы ялга чыккан. Гомере буе колхозда эшләгән, хезмәт хакы түбән булган, шуңа күрә пенсиясе дә аз. Руслан Нәсим улы шунда ук район идарәсе белән элемтәгә керде һәм Ямилә Мусинага пенсиянең дөрес исәпләнүен ачыклады. Августта аңа 80 яшь тулачак һәм гамәлдәге законнар нигезендә аның пенсиясе артачак.
Иске Каенлык авылыннан хезмәт ветераны Халисә Зыязетдинова каралтылар төзергә дип акчалата ярдәм сорап килгән.
Районның күп кенә авылларында яңа суүткәргечләр төзелә. Ләкин проект буенча торбаларны урамга салу гына каралган, ә суны өйгә кертү – йорт хуҗаларының мәшәкате. Кыйммәт булу сәбәпле, кайбер өлкән кешеләр моны эшли алмый. Зифа Фәйзуллина мондый кешеләргә район күләмендә ярдәм итү мөмкинлеген табуларын сорады.
Бөек Ватан сугышында катнашучы Закирҗан Раянов 1970 елда мәрхүм булган. Ул вакытта бушлай кабер ташлары куймаганнар. Бу хакта закон соңрак кабул ителгән. Ләкин мондый закон кабул ителгәнче күмелгән кешеләр кабер ташларсыз калган. Сугышта катнашкан ветеранның кызы мондый гаделсезлекне бетерүләрен үтенде.
Руфина Салихованың әнисе ел саен Җиңү көненә Русия Федерациясе Президентыннан котлау открыткасы ала. Әмма аның «Тыл эшчәне» дигән исеме юк. Хезмәт кенәгәсе сакланмаган. Руфина Рәшит кызына архивка барып карарга киңәш иттеләр.
— Власть вәкилләренә бер генә соравым да юк. Әйбәт яшим, пенсиям дә җитәрлек. Әле җиде кызым һәм ике улым исәннәр. Шөкер, бик дус яшибез, бер-беребезгә булышып торабыз, — дип шатлана Ялгызнарат авылыннан Кави Якупов.
Хезмәт ветеранына 77 яшь һәм аннан мондый сүзләр ишетүе бик күңелле. Ләкин аны авыллардагы янгын хәвефсезлеге нык борчый. Эш шунда ки, Ялгызнаратта өйләрнең күбесе буш тора. Аларның хуҗалары районнан һәм хәтта республикадан читтә яшиләр. Шуңа да бу участокларны чүп үләннәре баскан. Ә коры үлән дары кебек яна.
Авыл биләмәсе башлыгы әйтүенчә, махсус бригада Яңа Каенлыктагы йортлар буенча йөреп чыккан. Ваемсыз хуҗаларга күрсәтмә ясалган, һәм күпләр кисәтүләрне бетергән. Мондый эш башка авылларда да үткәреләчәк.
Бу район гына түгел, ә бөтен илгә кагылышлы җитди проблема. Район хакимияте башлыгы да әлеге мәсьәләгә һәр чыгышында диярлек игътибар бүлә. Ләкин ташландык участокларның бик еракта яшәгән хуҗаларына карата нинди чаралар күреп була соң? Әлеге дә баягы законнарның камил түгеллеге комачаулый.
10 майда шушы ук төркем гражданнарны Никольск авыл советында кабул итте.
Яңа Актанышбаш клубы Шушнур авыл советы картларын кабул итү пунктына әйләнде. Кабул итүдә биләмә башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова һәм урындагы ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Нуршаев та катнаштылар.
Район вәкилләренә үз гозере белән килүче Мөхәссәнә Имамова авылның иң өлкән кеше — шөкер, 95ен тутыра. Яшь чагында ул алты ел мәктәптә укыткан, аннары колхозда эшләгән. 21 ел элек әбинең ире мәрхүм булган. Хәзер ул ялгызы гына яши. Начар ишетә, бер күзе бөтенләй күрми, икенчесе дә операция сорый. Әмма аны Уфада гына ясыйлар, моның өчен анализлар бирергә, башкалага барырга һәм чиратка язылырга кирәк. Ветеран үзаллы боларны башкарып чыга алмый, ярдәм итәрдәй кешесе юк — аны караган улына да инде 69 яшь.
— Бернәрсә дә эшләп булмас микәнни инде? – дип елый-елый кабатлый әбекәй.
Инсия Ильясова дүрт ай элек бергә 61 ел гомер иткән ирен җирләгән. Аларның икесенә 14 гектар җир пайлары бар икән, иренең пай буенча салым бурычы калган. Инсия ханым аны нишләтергә дә белми. Аңа җир паен сатарга киңәш иттеләр. Эльвира Наиловна сатып алучы табарга булышырга тәкъдим итте.
Хезмәт ветераны Әзһәрия Исламова шаярып та алды, организмыма ремонт кирәк, ди. Камил Дәүләтшин аңа, ярдәм итәрмен, дип вәгъдә бирде. Куян дәваханәсендә барлыгы 15 стационар гына койко-урын бар, шуңа күрә анда дәваланып чыгар өчен чират көтәргә туры килә.
Фердинанд Сәлимов әтисе – балачактан инвалид 80 яшьлек Нияз Сәлимов исеменнән фатир һәм инвалид арбасы сорап мөрәҗәгать итте. Аңа моның өчен нинди документлар җыярга һәм кайда барырга кирәклеген аңлаттылар.
Түбән Такыяда яшәүче 92 яшьлек Гөлчәчкә Кугубаеваның кызы әнисенә фатир бирүләрен сорады.

Бу сорауның берничә ел элек күтәрелүен һәм Гөлчәчкә Кугубаевага фатир бирүдә баш тартуларын исенә төшерделәр аның, чөнки ветеран янында улы пропискада, ә аның фатиры бар.
Владимир Петров күршеләре белән җир бүлешә алмауларын белдерде. Аңа район архитекторына барырга киңәш иттеләр.
Нина Иванованың кызы фельдшер-акушерлык пунктларында дарулар сатарга рөхсәт итүләрен сорады. Электән пунктларда дару саткан булганнар, әмма соңгы вакытта моны тыйганнар, һәм авылларда яшәүчеләр дару эзләп район үзәгенә яисә шәһәргә барырга мәҗбүр.
Арлан авыл биләмәсендә «җавап тотучыларга» милек белән идарә итү комитеты рәисе Ирина Сәрвәрова һәм район дәваханәсенең участок терапевты Эльвина Вәлиева да кушылдылар.
Арланнан Апусь Титова быел апрельдә торак сертификаты алган. Мөгаен, шуңадыр да биредә шушы сорау буенча килүчеләр күп булды. Иске Уразайдан Рәйсә Хәсәнованы, Бөек Ватан сугышында катнашучының хатыны Олина Костинаның кызын, икенче группа инвалиды Әгъзимә Нигъмәтуллинаны һәм 92 яшьлек Татьяна Мухачеваны нәкъ шушы сорау китергән булып чыкты кабул итүгә. Аларның барысына торак сертификатын ни сәбәпле алалмауларын аңлаттылар.
Ә Җиһанур Саматова һәм Татьяна Мухачева торакларын ремонтлауларын сорап килгәннәр. Ләкин алар йортларын оныклары исемнәренә яздырып мондый хокукларын югалткан булып чыкты.
Иван Мандиев һәм Аля Алексеева ни өчен пенсияләренең аз булуы белән кызыксындылар. Алар колхозда эшләгән, ә анда хезмәт хакы түбән булган, шуның аркасында пенсия дә аз.
Вера Исаева пенсия исәпләгәндә стажга ике ай мәктәптә эшләвен кертмәүләрен белдерде. Валентина Тимергалиева үзенә «Хезмәт ветераны» исемен бирмәүләренә канәгать түгеллеген җиткерде. Тагын да аны пенсионер буларак ни өчен җир салымын түләүдән азат итмәүләре кызыксындырды.
Хезмәт ветераны Антонина Әхмәдиева ни өчен хәзер ветераннарга бушлай утын бирмәүләрен сорады.
Сорауларның барысына да тулы җаваплар бирелде.
Тыл хезмәтчәне Николай Смольников ни өчен Арланда декретка киткән фельдшер урынына башкасын куймауларын сорады. Әлеге вакытта районда буш фельдшерлар юк, шуңа да Арлан халкын атнасына дүрт көн Уразай һәм Әшит авыллары фельдшерлары хезмәтләндерә, дип җавап бирделәр аңа. Шулай ук участок терапевты Эльвина Вәлиевага мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда халык белән эш йомшарды. Аеруча бәләкәй авылларда, чөнки аларда халыкка җыелыр урын юк. Шуңа күрә авыл кешесе үз проблемалары белән ялгызы кала, ә һәр сорау буенча районга баруы кыйммәткә төшә. Шуңа да власть вәкилләренең халык белән очрашулары кирәкле һәм бик файдалы.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *