Документларны портал аша рәсмиләштерергә була

Соңгы елларда учреждениеләрнең күбесе заманча технологияләрне гамәлгә кертү ярдәмендә, гражданнарга кулайлы булсын өчен, күрсәткән хезмәтләрен камилләштерә. Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама район буенча бүлеге дә шул юл белән бара.

Бүгенге көндә Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама район буенча бүлеге миграция бүлекчәсе 18 төрле дәүләт хезмәте күрсәтә, шуларның 6сы – электрон формада. Бүлекчә нигездә Русия паспортларын бирү, исәпкә кую һәм адрес-белешмә мәгълүматлары бирү белән шөгыльләнә.
Мәсәлән, бүлекчә халыкка 2016 елда — 6246, быелгы елның 11 аенда 5494 хезмәт күрсәткән. Соңгы елда бүлекчәнең дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада күрсәткән хезмәтләр саны арткан. 2016 елда барлык күрсәтелгән хезмәтләр арасыннан 39 хезмәт электрон формада күрсәтелгән булса, агымдагы елның 1 аенда дәүләт хезмәтләре порталы аша 1238 хезмәт күрсәтелгән.

— Гражданнарга төрле документларын дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерү бик уңайлы. Ягъни, порталда бер тапкыр теркәлсәң, документлар рәсмиләштергәндә башка хезмәтләрне бернинди проблемасыз алырга була. Моның өчен кирәкле документны алу максатыннан порталда гаризаны дөрес язарга һәм күпмедер вакыттан соң әзер документны кереп алырга гына кирәк, — ди бүлекчә җитәкчесе Альмира Хисмәтова.

Әйткәндәй, хәзер документ рәсмиләштерергә килгән кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә шунда ук ярдәм итәләр (элек күп функцияле үзәккә җибәрәләр иде). Моның өчен белгеч дәүләт хезмәтләре порталында хезмәт алучы өчен исәп язмасын булдыра һәм раслый. Аннан соң гражданин, кулында логин һәм пароле булгач, дәүләт хезмәтләре порталыннан теләсә кайчан үзаллы файдалана ала.

Хөкемгә тарттырылган/тарттырылмаган булу турында белешмә бирү мәсьәләләре буенча бүлектә дә гражданнарга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә ярдәм итәләр.

— Гражданнарга хөкемгә тарттырылган/тарттырылмаган булу турында белешмә еш кына кирәк була – эшкә урнашканда, опекага бала алганда һәм башка очракларда. Әлеге документны рәсмиләштергәндә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеге булу да гражданнарның үзләре өчен бик уңайлы, — ди өлкән инспектор Лилия Мисбәхетдинова.

Соңгы вакытта бүлек белгечләре ярдәмендә әлеге хезмәтне электрон формада алучылар саны күпкә арткан. Быелгы елның 11 аенда бүлек электрон формада белешмә алуга 650 гариза кабул иткән, барлыгы, шул исәптән язма формада бирелгән гаризалар нигезендә дә, күп функцияле үзәк аша 810 граждан шундый белешмә алган.

Лилия Мисбәхетдинова әлеге белешмәне алганда порталдан файдалануның тагын бер уңай ягын билгеләде: порталга гариза биргәннән соң 15 көн үтүгә белешмәнең электрон вариантын (әлегә мөһернең дә күчермәсе генә була, әлбәттә) чыгарып алып, аннан вакытлыча файдаланып торырга була. Ә мөһерле белешмә гариза биргәннән соң бер ай үтүгә әзер була һәм аны гариза бирүче бүлектән үзе килеп алырга тиеш.

Хезмәттән барысы да файдалана алсын өчен өлкән инспектор гражданнарны шимбә көнне дә сәгать 9дан 12гә кадәр кабул итә.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *