«Ел укытучысы-2018» район конкурсының йомгаклау этабы үтте

Җиде мәктәпнең иң яхшы укытучылары «Ел укытучысы» исеме һәм район намусын республика этабында яклар өчен көрәште. Безнең районда педагогик осталык конкурсы ел саен үткәрелә һәм ел саен кызыклырак һәм бай эчтәлеклерәк була.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов чараны ачып, конкурсның ел саен башкалар өчен үрнәк булырлык талантлы педагогларның яңа исемнәрен ачарга ярдәм итүен билгеләде. «Сезнең һәрберегез инде җиңүче, чөнки чыгыш ясарга һәм белемегезне, һөнәрилегегезне күрсәтергә кыюлык һәм көч тапкансыз. Ирешелгәннәрегездә тукталып калмавыгызны һәм алдыгызга яңа бурычлар куюыгызны телим. Эшегез һәрвакыт шатлык һәм куаныч алып килсен, таланты һәм акыллы укучылар телим», — диде Илдус Идрисович.
Быел конкурста катнашучыларны Николо-Березовка мәктәбе кабул итте. Мәгариф бүлеге рәислеге астындагы компетентлы жюри конкурсантларның эшен мәгълүмат-тел грамоталылыгы, методик осталык, иҗат, нәтиҗәле коммуникация кебек критерияләр буенча бәяләде.

Конкурс бирем-нәренең берсе “Осталык дәресе” булды. Биредә конкурсантларга инновацион тәҗрибә уртаклашуда үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтергә тәкъдим ителде.
Аннары «Мәгариф сәясмәннәренең түгәрәк өстәле» оештырылды. Бу биремдә конкурсантларга тәкъдим ителгән тема буенча үз фикерләрен белдерергә кирәк иде, шулай ук укытучының карашлар системасы, белем дәрәҗәсе, автор позициясе бәяләнде. «Киләчәк мәктәп укытучысы нинди булырга тиеш?», «Мобильле укытучы» системасына Сез ничек карыйсыз?» һәм башка сорауларны тикшерү бик кызыклы булды. Һәр катнашучы үз фикерен белдерде. Яшь укытучылар мобильлекне, дистанцион белем бирүне, белем бирү процессына яңа мәгълүмат технологияләрен кертүне хупласа, тәбҗрибәле укытучылар традицион белем бирү системасы яклы булды.
Конкурс йомгаклары буенча Яңа Актанышбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лариса Закирова җиңүче дип танылды. Ул критик фикерләүне үстерү ысулларының берсен күрсәтте. «Ватанпәрвәрлек һәм гражданлык тәрбияләгән өчен» номинациясендә Куян урта мәктәбенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Илшат Гәрәев җиңүче булды. «Укытучы-тикшеренүче» номинациясендә Яңа Кабан интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линара Сәлимовага тиңнәр булмады. Арлан интернат-мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Дилмөхәммәтова — «Педагог-новатор», Курый мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Петрова — «Педагогик дебют», Яңа Кабан интернат-мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсия Хәмитова — «Милли традицияләрне саклаган өчен», Саклау төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Яһудина «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинацияләрендә җиңүче булдылар. Барлык укытучыларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Хәзер алар «Башкорстанның Ел укытучысы — 2018», «Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы», «Яшь ел укытучысы — 2018» республика конкурсларында район намусын яклаячак.

    

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *