Иреклеләр елы һәм Гаилә елы башланды

Район үзәк мәдәният йортында Русиядә Иреклеләр (волонтер) елын һәм Башкортстан Республикасында Гаилә елын тантаналы рәвештә ачтылар. Бәйрәм Гүзәл Гыйбадуллина башкаруындагы «Гаиләгә гимн» җыры белән башланып китте.

Узган елда Русия Президенты Владимир Путин, 5 декабрьда яңа бәйрәм – Волонтер көнен оештырып, волонтерлар хәрәкәтенең илнең икътисади һәм социаль үсеше өчен әһәмиятле икәнен билгеләде. Бүген Русиядә «Изгелек күп булмый!» идеясе белән берләшкән җиде миллионнан артыграк волонтер исәпләнә. Волонтерлар түләүсез рәвештә авыру кешеләргә ярдәм итә, туган якларының чисталыгы турында кайгырта, төрле акцияләр һәм чаралар оештырып, шуларда үзләре дә катнаша.
Шуңа да 2018 елны Русия Федерациясендә Иреклеләр (волонтер) елы дип игълан итүне илебез халкы үзләренең көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп, бәлагә таручыларга ярдәмгә ашыккан олы йөрәкле кешеләр турында кайгырту дип кабул итте.
Ә республикабызда 2018 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә традицияләре аерым кеше генә түгел, ә гомум җәмгыять тормышында да иң мөһим кыйммәтләрнең берсе санала. Чөнки гаилә – безнең терәгебез. Гаиләдә без яратырга һәм җаваплы булырга, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәнәбез. Булачак шәхеснең төп сыйфатлары нәкъ гаиләдә бөреләнә.
Район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Ирина Хәмитова билгеләвенчә, Башкортстан Республикасында бүген 175 волонтерлар оешмасы 10 меңнән артыграк иреклене берләштерә. Алар теләсә кайсы вакытта мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзер.
— Ныклы гаиләләр күбрәк булса, илебез дә ныклырак булыр. Иреклеләр (волонтер) елы һәр гаилә өчен мөһим, — дип ассызыклады Ирина Фирдәвис кызы һәм Иреклеләр (волонтер) елын, Гаилә елын районда ачык дип игълан итте.
Район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Евгений Бармов бәйрәмдә катнашучыларны иреклеләр һәм волонтерлар турындагы законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды, ирекле һәм волонтер категорияләренең хәзер тиңләштерелүен билгеләде. Евгений Александрович волонтерлар сафына керү тәртибен аңлатты, аларга волонтерлар кенәгәсе бирелүен һәм анда хезмәт кенәгәсендәге кебек волонтерларның эшчәнлеге билгеләнеп барылуын белдерде.
Бәйрәмгә гадәти булмаган һәм талантлы гаиләләр чакырылган иде. Яңа Каенлыктан Әхтәмовларның тату гаиләсе «Яшь гаилә-2017» район конкурсының җиңүчесе дип танылды. Гаилә башлыгы Алмаз — «Маяк» агрофирмасының баш агрономы. Аның хатыны Лилия гаилә учагын саклый, ире белән дүрт бала үстерә. Әхтәмовларның бәйрәмдәге чыгышы тамашачыларның көчле кул чабуларына күмелде.
Төхвәтуллиннарның гармунчылар ансамбле – район бәйрәмнәре һәм конкурсларының йөзек кашы, «Шәҗәрә бәйрәме-2017» республика бәйрәменең дипломанты. Коллективның җитәкчесе һәм рухландыручысы Рәсим Сәгыйтович лаеклы ялда, шулай булса да, Яңа Кабан авылы һәм районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Аларның чыгышы бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде.
Вера һәм Христина Шакирҗановалар Никольск авылы үзешчәннәре. Христина авыл китапханәсендә эшли, ә аның каенанасы Вера лаеклы ялда. «Киленнәр һәм каенаналар» район конкурсында җиңүче бу килен-каенанага бәйрәмдә Христинаның туганы Вероника да кушылды. Шакирҗановаларның триосы дәртле мари такмакларын башкарып тамашачыларның сөюен яулады.
Раздолье авылыннан Михальцовларның гаилә фольклор ансамбле авылда һәм районда үткәрелгән рус халык бәйрәмнәрендә даими катнаша. Коллективны оештыручы һәм ярты гомерен иҗатка багышлаучы Анна Михайловна күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләгән. Ансамбль башкаруындагы рус халык җырлары бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ошады.
Николо-Березовкадан иҗади гаилә Миңлегөл һәм Рамил Лотфуллиннар оныклары Аделина белән районда гына түгел, республикада да тамашачылар сөюен күптән яулаганнар. Аларның чыгышы шулай ук бәйрәмнең кабатланмас бизәгенә әйләнде. Бәйрәмдә чыгыш ясаган һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды, изге теләкләр җиткерелде.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *