Кайда чүплиләр, ә кайда тәртип яраталар?

Авыл урамнары күзгә күренеп чистара, матурая. Яз җитү белән авыл кешеләре бакчаларын, йорт алларын җыештырды. Ләкин кайбер авылларда гомум күренешне сүтеп ташланган техника, үлән баскан ком өемнәре, каралып беткән такта, бүрәнәләр боза. Чисталык һәм тәртипне кайда һәм ничек саклыйлар? Бу уңайдан без авылларга рейдка чыктык.
Яңа Бура авылы зиратында өмә үткәргәннәр, территориясен чүп-чардан, корыган агачлардан, иске ташлардан тазартканнар. Мәнәк авылында да без урамда өелеп яткан чүп күрмәдек, шулай да бер йорт алдында иске койма такталары ямьсез булып ята иде. Хуҗа кеше коймасын алыштырырга җыена һәм иске такталарны тиздән җыештырачак, дип аңлаттылар.
Яңа һәм Иске Бөртек авылларында да чиста: ком өемнәре дә юк, төзелеш материаллары да өеп куелмаган.
Можар авылы урамнары буйлап узганда без капка алларына өелгән утын, ком, вак таш өемнәренә игътибар итәлмичә калалмадык. Халыкның төзелеш, ремонт белән шөгыльләнүе шатлыклы, әлбәттә, димәк, яхшырак яшәргә тели. Авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаева әйтүенчә, төзелеш белән шөгыльләнүчеләр авыл советына мөрәҗәгать итә һәм капка алдында материаллар өюгә рөхсәт ала. Белешмә 2-3 айга бирелә. Тик, кызганычка каршы, кайберәүләр еллар буе төзелеш материалларын капка алдында тота.
— Төзесеннәр әйдә, материаллар гына еллар буе капка алдында ятмасын, һәм аларны өюгә рөхсәт булсын. Кайберәүләр төзи башлый һәм оныта, — ди Раиса Андреевна. – Җәй буена килеп карамаучылар да бар хәтта.
Бу авыл советында көнкүреш чүбен чыгару да проблемага әйләнгән. «Коммунальник» машинасы март уртасыннан бирле килмәгән. Янәсе, юллардан узарлык түгел! Айга бер тапкыр һәм йөк машинасындамы?! Моңа ышануы кыен. Ә халык чүбен кая түгәргә тиеш? Шуннан чокырлар чүп-чар белән тула инде. Бу авыл биләмәсенә чүп җыю машинасы бер тапкыр айның икенче дүшәмбесендә килә.
— Өмәләрне апрель азагында-май башында үткәрдек, — ди Раиса Андреевна. – Ләкин эшләр бетмәде әле. Территорияләрне төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итәчәкбез.
Яңа Нугай авылында төзекләндерүне составына авыл советы депутатлары һәм староста кергән махсус комиссия күзәтә. «Хәзер безнең халык чүп темасына бик җаваплы карый, — ди биләмә башлыгы Луиза Хөсниярова. – Барысы да өй турын чиста тоталар. Зиратта гомум өмә үткәрелмәде. Һәркем зиратка барып туганнарының каберләрен тәртипкә китерде. Җыелган чүпне «Коммунальник» машинасында гомум көчләр белән чыгарачакбыз.
Ә менә район үзәге урамнарында без ниләр генә күрмәдек! Ярылган утын, такталар, тимер-томыр – барысы да өй алларында ята.
Ә бит йорт алды территориясе өй хуҗаларының шәхси милке түгел, һәм ком, вак таш, кирпеч кебек төзелеш материалларын өйгәндә авыл биләмәсе хакимиятеннән рөхсәт алу һәм аны материалларны урамда кайчанга кадәр өяргә кирәк булганча озайтып тору мотлак.
Без Николо-Березовка авыл советы башлыгы Александр Карабут белән элемтәгә кердек. Аның әйтүенчә, төзелеш материалларын йортлары янына өюче кешеләр моңа рөхсәт ала. Әмма урамнарның күбесендә төзелеш материаллары гына түгел, тимер-томыр, утыннар да өелеп ята. Йорт хуҗаларының һәркайсының авыл советына рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүе шикле.
Аларның җаваплары еш кына бертөрле булды: «Җитешү белән үк җыештырырбыз».
Кем әйтмешли, теләге булган мөмкинлекләр эзли, теләге булмаган мең сәбәп таба. Сәбәпләре нинди генә булмасын, мондый тәртипсезлек өчен җәза бирелергә тиеш. Хәер, аның суммасы да билгеле инде: гражданннарга 500дән алып 1000 сумга кадәр; урындагы кешеләргә 2000нән алып 3000 сумга кадәр; юридик шәхесләргә 20000нән алып 30000 сумга кадәр штраф салына. Бәлкем, бу йорт хуҗаларына авырга туры килер, ләкин район үзәгендә тәртип урнаштырырга телибез икән, әлеге сорауларны ничектер хәл итәргә, йорт хуҗалары белән килешергә кирәк.
Авыл биләмәләре хакимиятләре тәртип бозучыга кисәтү ясарга тиеш. Кисәтүләр бетерелмәгән очракта акт төзелә, фотолары беркетелеп бөтен документлар да районның административ комиссиясенә җибәрелә.
— Административ комиссия утырышта һәр анык очракны тикшерә, тәртип бозу расланса, хуҗа кешене җаваплылыкка тарттыра, — ди комиссия секретаре Гөлнара Галина. – Узган елда, мәсәлән, административ җаваплылыкка биш кеше тарттырылды. Бу уңайдан эш Яңа Бура авыл советында яхшы куелган. Биләмә башлыгы мондый закон бозуны тамырыннан өзә.
Күрәсең, шуңадыр да Яңа Бура авыл биләмәсендә, бөтен районга үрнәк булырга тиешле Николо-Березовкадагыга караганда, тәртип күбрәктер. Район үзәгенә авыллардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *