Картлар йортының мунчасы нишләп янган?

Район хакимияте башлыгы каршындагы дүшәмбе киңәшмәсе Яңа Каенлык авылында урнашкан картлар йортында чыккан янгынны тикшерүдән башланды. Биредә берничә ай элек кенә төзелгән мунча янган.
Мунча тыныч кына янган
Моңа кадәр душлары гына булган картлар йортында яшәүчеләр мунча турында күптән хыяллана иде. Аны иганәчеләр акчасына бөтен дөнья белән төзеделәр. Күрәсең, дәүләт, атап әйткәндә, Дәүләт янгын күзәтчелеге катнашлыгыннан башка эш барып чыкмый. Кызганычка каршы, мунчаның күпчелек өлеше янып беткән.
Әлеге мәсьәлә буенча район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Эльвира Тимировадан «сорау алды». Ни өчен мондый хәл килеп чыккан? Гомумән, ни өчен мунча кемнәрдер тарафыннан төзелгән? Моны бит бюджет исәбенә дә эшләп булыр иде. Ул чагында инде проект буенча, бөтен шартын китереп.
Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе узган атнада Нефтекамада төбәк башлыгы хакимияте җитәкчесе Владимир Нагорный үткәргән муниципаль берәмлекләр башлыклары киңәшмәсендә дә тикшерелде. «Кызыл әтәч»кә булган андый игътибар республикада янгын вакытында үлүчеләрнең саны арту белән бәйле. Бәхеткә, бездә андый очраклар юк, әмма быел янгыннар саны былтыргыга караганда бергә күбрәк. Район башлыгы кисәтү эшләрен көчәйтергә кирәклеге турында тагын бер тапкыр искә төшерде.
Зур спортка – бәләкәйдән
Соңгы оператив киңәшмәдә тикшерелгән икенче зур мәсьәлә – спорт һәм яшьләр сәясәте булды. Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов, «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Татьяна Сайгина, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамгул Сәрвәров 2017 елдагы эшләре турында отчет тотты.
Отчетлардан һәм эшләр барышыннан күренүенчә, безнең районда спорт яхшы үсеш ала һәм республикада алдынгы позицияләрне алып килә. Бу традицион Авыл спорт уеннарында һәм «Башкортстан – сәламәт яшәү рәвеше яклы» спартакиадасында чемпионлык кына түгел, 2017 елда мәктәп укучылары спартакиадасында да беренче урынга чыктык.
Нәтиҗәләр яхшы, ә хәзер шул позицияне тотарга кирәк. Рәзиф Гыйльмуллин балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры белән юкка гына озак сөйләшмәде, чөнки зур спорт бәләкәйдән башлана.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә 915 укучы йөри. Мәктәпләрдә аның 14 филиалы бар. Биредә футбол, волейбол, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, өстәл теннисы, рус лаптасы, көрәш кебек спорт төрләре үсеш ала. Ул берничә ел инде балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт төрләре исемлегендә боксның барлыкка килүе өчен көрәшә, әмма әлегә боксчылар күренми.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе быел олылар белән дә эшли башлады: биредә «Өченче яшь халык университеты» кысаларында сәламәтлек төркеме шөгыльләнә. Шулай ук балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спорт инвентарьларын – чаңгы, тимераяк, скандинавия таякларын – прокатка бирә. Әлегә бу хезмәттән кергән сумма зур түгел – 4 мең сум гына. Район башлыгы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесен һәм коллективын халыкка түләүле хезмәт күрсәтү буенча актив шөгыльләнергә киңәш итте.
Шулай ук Евгений Бармовка да шундый ук теләкләр белдерелде. Түләүле хезмәтләр генә хезмәт хакын күтәрергә булышлык итә.
«Кешеләр акча эшләр өчен эшкә йөри, шулай булгач, аны кешечә дәрәҗәгә җиткерергә кирәк», — дип белдерде хакимият башлыгы. Ә әлегә яшьләр эшләре буенча комитетта уртача хезмәт хакы 15536 сум, һәм ул былтырдан бирле үзгәрешсез кала, чөнки яшьләр сәясәте, Евгений Александрович сүзләре буенча, бюджет тармаклары кебек, РФ Президентының май указларына керми һәм аның Юл картасы да юк.
Ә менә муниципаль биремне үтәгән очракта район бюджетыннан финансланган бюджет учреждениесе булмаган «Прикамье» комплексы хезмәт хакын 13,8 процентка арттыра алган – 2017 ел йомгаклары буенча ул 17248 сум тәшкил иткән. Моңа алар үзләре күрсәткән хезмәтләр күләмен арттыру нәтиҗәсендә ирешкән. «Прикамье» коллективы хезмәтләр күләмен аларның санын һәм ассортиментын киңәйтү юлы белән арттырган. Биредә бүген 35 төрле хезмәт күрсәтелә. Комплекста 19 балалар төркеме испләнә, ә 2016 елда алар 9 гына булган. Аларда 280 бала шөгыльләнә. Быел яңа секция – «Олимпик» футбол төркеме ачылган, анда 5-6 яшьлек балалар кабул ителә.
2017 елда «Прикамье» комплексына 97 мең кеше килгән. Бу 49 хезмәткәргә бик күп дигән сүз. Нефтекамадан килүчеләр күп, димәк, биредә хезмәтләр яхшы сыйфатлы күрсәтелә.
Дәүләт ярдәменнән файдалану
Дүшәмбе киңәшмәсендә тикшерелгән тагын бер мөһим мәсьәлә – районда тормышка ашырылган торак программалары. 2017 елда районнан 5 кеше «авылны тотрыклы үстерү» федераль программасында катнашкан. Алар барысы да – агросәнәгать комплексы эшчеләре. Иске Мошты авылыннан берьюлы ике гаилә ярдәм алды. Әлеге программа буенча бүленгән акчаны йорт салырга да, әзерне сатып алырга тотарга да ярый. Бүген әлеге программада катнашырга теләүчеләр 45, ә быелга җиде квота бүленгән.
«Торак» программасында 79 кеше катнашырга тели. Ләкин былтыр әлеге программа буенча ике кешегә генә ярдәм күрсәтелгән. Әмма аның шул ягы бар, әлеге программада 35 яшькә кадәрге кешеләр генә катнаша ала, әлеге яшькә кадәр чираты килеп җитмәсә, кеше исемлектән төшеп кала.
Былтыр икенче һәм өченче баласы туганнан соң кредит каплатуга республика программасы буенча 14 гаилә ярдәм алды.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *