Корыган агачларны җыярга мөмкин

2019 елның 1 гыйнварыннан табигать күренешләреннән җиргә ауган корыган агачларны һәм куаклыкларны (чыбык-чабыкны) гражданнар штраф түләүдән курыкмыйча җыя ала.
РФ Урман кодексының яңа төзәтмәләре буенча чыбык-чабык агач ресурсларына керми. РФ Урман кодексына ярашлы, гражданнар урман ресурсларына карамаган коры агачларны үз ихтыяҗларына әзерли һәм җыя ала.
Елена Шаталова, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *