Котлыйбыз!

Ризида Габделбарый кызы Минәҗетдинованы алтын юбилее белән кайнар котлыйбыз! Сезнең белән бергә эшләп, без Сездән дә ихласрак һәм изге җанлырак кеше юк, дип, ышаныч белән әйтә алабыз. Сез ярдәмчел, аңлаучан, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торган, барысы белән дә уртак тел таба белгән кеше. Хөрмәтле Ризида Габделбарыевна, һәрвакыт шундый искиткеч кеше һәм чын үз эшегезнең остасы булып калыгыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, муллык, эшегездә уңышлар, бәхет, мәхәббәт телибез. Тормышыгыз гөрләп торсын, ә гаиләгездә һәрвакыт үзара аңлашу һәм мәхәббәт хакимлек итсен!
Күңелеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Хөрмәт белән Куян урта мәктәбенең туган телләр укытучыларының методик берләшмәсе әгъзалары. 
***
Авыл хуҗалыгы бүлеге хөрмәтле Корбангали Шәкүрәй улы Муллаяровны юбилее белән кайнар котлый!
Җирдәге абруйлы һөнәрләрнең берсе булган авыл хуҗалыгы белгече һөнәрен сайлап, Сез чирек гасырдан артык инде яраткан һөнәрегезгә тугры булып каласыз. Сезгә һөнәрилелек, кешеләргә ихтирамлы булу, яңалыкларга омтылу кебек яхшы сыйфатлар хас. Юбилей көнегездә Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшегездә уңышлар, иминлек, җан тынычлыгы телибез. 272.
***
Яңа Хаҗи авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез Филәрия Закун кызы Хәбибуллинаны 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кадерле әниебез, бүген синең өчен дә, безнең өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман индерүче әни. Сырхаулап ятканда, газизен күкрәгенә кысып, җан җимешем, балам дип, йокламыйча, көннәрне төннәргә, төннәрне көннәргә ялгаучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек, яшәвебезнең яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәтләре яусын сиңа, безгә яшәү нуры биргәнең өчен! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нурын сүндермичә, безгә, балаларыңа, тормыш иптәшеңә яшәү чыганагы булып торуыңны телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың. 
***
Хөрмәтле Җәннәт Шәфикъ кызы Зәкиеваны 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!
Йөрәкләрдән чыккан изге сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр –
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Иң изге теләкләр белән
Акмаловлар гаиләсе.