Куймас борын ватылу

Редакциягә Арлан авылыннан Клим Шуматов мөрәҗәгать итте. Аны биредә былтыр гына урнаштырылган светофорның быел инде эшләмәве борчый.
«Арлан һәм Можар авыллары транспорт күп йөри торган трасса янында урнашкан. Бу ике авыл арасындагы әлеге юл авылларда яшәүчеләргә билгеле авырлыклар тудыра: тизлекне чикләүче билгеләр куелган булса да, юлны аркылы кисеп чыгу җиңел түгел, бу участокта машиналар чагыштырмача шәп йөри, җәяүлеләргә юл бирергә ашыкмый.
Әлеге юл аша чыгып мәктәпкә йөрүче балаларга аеруча авырга туры килә. Ә алар юлны иртән, караңгы чакта чыга бит.
Безнең күпсанлы сорауларыбыз буенча, ниһаять, бу урынга светофор куйдылар, һәм ул авыл халкының тормышын чыннан да җиңеләйткән иде. Ләкин, кызганычка каршы, күптән түгел генә куелган булса да, светофор ватылган бугай: узган ел азагында ул эшләми башлады. Берничә ай үтсә дә, беркем дә аны төзәтергә ашыкмый. Көн саен урамны аркылы чыгып йөрергә кирәк булган балалар һәм башка кешеләрнең хәвефсезлеге белән ничек? Светофор җәяүлеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итәр өчен урнаштырылмаганмыни? Аның эшлиме-юкмы икәнлеген беркем дә тикшерми микәнни?» — ди мөрәҗәгать итүче.
Без бу сорауны Арлан авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаевага бирдек һәм светофор белән килеп туган проблемаларны аңлатуын сорадык.
— Территориясендә әлеге светофор урнашкан авыл биләмәсе бурычына светофорга тотылган электр энергиясен түләү генә керә. Без аны хезмәтләндерү һәм ремонтлау белән шөгыльләнмибез, бу махсус оешмаларның эше.
Шулай да без светофорның запас частьларын Уфа оешмасына илтеп, декабрь азагында көйләтеп алып кайттык. Бу эш безгә 60 мең сумга төште. Аннары ремонтланган запас частьларны светофорны хезмәтләндерү белән шөгыльләнүче Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсенә бирдек. Ягъни без, светофорны тизрәк сафка кертер өчен, үз ягыбыздан булдыралганны эшләдек, — дип җавап бирде безгә Райса Андреевна.
Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы Ирина Николаева белән алдагы сөйләшүләр барышында ачыклануынча, предприятие әлеге светофорны килешү буенча хезмәтләндерә, әмма шул ук вакытта предприятиенең аны көйләтергә техник чарасы да, белгечләре дә юк. Гәрчә предприятие юллар төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнсә дә.
— Без әлеге светофорны хезмәтләндерүдән баш тартмыйбыз, аны үз көчебез белән ремонтлый алмыйбыз гына. Моның өчен махсуслашкан фирма белән сөйләшү алып барыла, белгечләр эзлибез, бүгенге көндә нәкъ шул эш белән шөгыльләнәбез, — дип җавап бирде безгә Ирина Валентиновна.
Ә Арлан һәм Можар авыллары халкы өчен светофор кайчан, ниһаять, эшли башлаячак, дигән сорауга, безгә берничек тә җавап бирмәделәр. Озак көтәргә туры килмәс, дип уйлыйбыз, чөнки биредә чыннан да кешеләрнең хәвефсезлеге мөһим.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *