Курый авыл мәдәният йортында «Изируш тукымвож» шәҗәрә бәйрәме үтте

Шәҗәрә бәйрәмен үткәрү безнең өчен күркәм традициягә әйләнде. Ул үзеңнең нәселеңнең, халкыңның, туган ягыңның тарихын өйрәнү, милли традицияләрне тергезү һәм өйрәнү, гаилә һәм туганлык җепләрен ныгыту максатыннан үткәрелә.
Курый авыл мәдәният йортында Курый авылында яшәүче күпсанлы Изируш гаиләсе үзенең нәсел агачын тәкъдим итте.
Барлык җыелган халыкны авыл биләмәсе башлыгы И.Хәйбрахманов шәҗәрә бәйрәме белән котлады һәм Изируш нәселе әгъзаларына үзләренең нәсел тарихын саклауга, гаилә һәм туганлык җепләрен ныгытуга өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең чыгышларына бик җентекле әзерләнгән: гаилә архивларын, фотоальбомнарын, документларын өйрәнгән. Авыл мәдәният йорты фойесында әлеге нәсел вәкилләренең кулланма сәнгать һәм камыр ашлары күргәзмәсе оештырылган. Анда чигелгән, бәйләнгән әйберләр, төрле кул эшләре, гаилә фотосурәтләре куелган.
Ольга Исинбаева сөйләвенчә, алар, «Кугече» һәм «Семык» бәйрәмнәренә әзерләнгәндә, туган йортлары урнашкан урынның хуҗасы кем булуын төгәл генә белмәгән, нәселләренә нигез салучының исемен хәтерләмәгән, һәм шуңа күрә аларда үзләренең тамырларын өйрәнү теләге туган. Архив чыганакларын өйрәнгәннән соң, тамырларының 17 гасырда Бөртек авылында башлануын белгәннәр. Ырулары Чукайдан башлана. Аның улы Даутның (1723 елда туган) Казак Даутов исемле улы туган (1761 елда). Казакның игезәк уллары Изерге һәм Кызий туган. Изерги өйләнгән һәм аның Изируш исемле улы туган. Изируш нәселенең бай тарихы менә шулай башлана. Тикшеренү барышында кызыклы фактлар ачыклана: нәсел әгъзаларының Янъегет авылыннан күченә башлаулары белән Чукай ыруының гаилә башлыклары үлә башлый. Чукай ыруының Бура һәм Кирәмәт авылларына күченүләренә менә шул сәбәпче булгандыр да, күрәсең. Әти-әнисе үлгәннән соң, Изирушны Курый авылындагы туганнары уллыкка алган һәм аңа Яндыбаев фамилиясен биргән. Ольга Павловна зүрнәсенең Изирушның улының ничек өйләнүе турында сөйләвен исенә төште. Пекташ хезмәткә китәр алдыннан күршеләренә саубуллашырга дип кергән дә, бишектә йоклап яткан Тоймелыкны күргән һәм: «Кайткач та аңа өйләнәм», — дигән. Югыйсә, аларның аралары зур булган. Шулай булуга карамастан, алар чыннан да өйләнешкән һәм бик бәхетле яшәгән. Тоймылекның зүрнәсе исенә төшерүенчә, ул зүрәтәсеннән һәрвакыт самавыр артына кереп кача торган булган. Менә алар шул күренешне сәхнәләштереп күрсәтте.
Нәсел вәкилләре илебезнең төрле почмакларыннан кайтып җыелган. Изируш нәселе унөченче буынга кадәр мәгълүмат туплаган. Нәсел вәкиле, «Танып турсем» фольклор коллективы җитәкчесе Ольга Исинбаеваның сөйләве гаилә фотосурәтләре презентациясе һәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Аларның һәрберсе җырлар һәм биюләр белән сөендерде, ата-бабалары башкарган җырларны искә төшерде.
Шәҗәрә бәйрәмен оештырган өчен, шулай ук Изируш нәселенең иң кече һәм иң олы вәкиленә истәлекле бүләкләр тапшырылды
Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Нәсел вәкилләре үз чиратында авыл советы авыл биләмәсе башлыгына, Курый авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә, туган якны өйрәнүче Генрих Айтиевка «Изируш тукымвож» бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәткәре өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм читраттагы тапкыр туганлык җепләрен ныгытты.
Л.Хаҗиева, үзәк район мәдәният йорты методисты.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *