Кутлинка авылында газүткәргеч төзелде

 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кутлинка авылы халкы хур бүләк алды – авылга газ килде. Дөресрәге, газүткәргечләргә опрессовка үткәрелде һәм йортларга Яңа ел каникулларыннан соң газ килә башлаячак.

— Кутлинка авылы халкының ел башыннан ук газлы булачагына ышанычын арттыру өчен, бу эшне үтеп баручы ел азагында ук үткәрергә булдык. Авылга газ кертү буенча зур эшләр һәм бик кыска срокларда башкарылды. «Уралстрой» предприятиесе бик сыйфатлы һәм көйле эшләде. Һәм без аларга бик нык рәхмәтле. Ә өйләргә газны 15 гыйнварларда бирәчәкбез, — дип билгеләде Курый авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илүс Хәйбрахманов.

Бүген Кутлинка авылында 407 хуҗалык бар, әмма газ аларның 58енә генә — Трактлы, Кояшлы, Төзүчеләр, Чия урамының бер өлешенә — кертелгән иде. Яңа газүткәргеч төзелү белән тагын 140 йорт (7 урам) зәңгәр ягулык алу мөмкинлегенә ирешкән.

Күпләрнең документлар рәсмиләштерергә, газ тоташтыруга техник шартлар алуы да авыл халкының әлеге вакыйганы нинди түземсезлек белән көтеп алуы турында сөйли. Моңа 85 йорт әзер. Шул рәвешле, бу йортларга да газ кергәч, авыл халкының 95 проценты газ белән тәэмин ителгән була. Әлеге вакыйгага күп калмады инде.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *