Көн геройлары — призёрлар

Районда бөтенрусия, республика конкурсларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның педагогларын бүләкләделәр.
Бүләкләү тантанасына үз районын һәм мәктәбен данлаган иң яхшы укучылар, укытучылар, педагоглар чакырылды. Чарада катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Илдус Хафизов котлады. Ул укучыларның бүгенге уңышы – укучылар һәм аларның укытучыларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе булуын билгеләде. И.Хафизов тырышлыклары, белем һәм тәрбия бирүдә иҗади карашлары өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *