Маллар саны сакланган

Малларны кышлату тәмамланды. Иң мөһиме – маллар саны сакланган. Былтыргы кебек үк, бездә 18274 баш мал исәпләнә.
Атлар һәм сарыклар саны да былтыргы дәрәҗәдә калган. Умарталар 70кә арткан. Дуңгызлар саны гына бераз кимегән.
Сөт һәм ит җитештерү күләме дә былтыргы дәрәҗәдә калган. Бер сыерга уртача тәүлеклек савым һәм артым бераз арткан. Бозаулар былтыргы кебек алынган – 2412 баш.
Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Динис Биков билгеләвенчә, гомумән терлекчелектә хәлләр тотрыклы, ләкин кайбер хуҗалыкларда авыр күренеш күзәтелә. Бу сөт базарында хакларның төшүе дәвам итүе белән бәйле, аерым урыннарда сыерларның бер өлешен иткә саткан очраклар да бар. Җитмәсә быел һава торышы да аграрийларга каршылык күрсәтә. Малларны җәйге лагерьларга күчерү ике атнага соңлады.
Шулай булуга карамастан, сөтнең рентабельлелеге 22 процент тәшкил иткән, димәк, аны җитештерү әле булса файдалы. Ә ит җитештерү районда зыянлы. «Сәбәп малларның аз авырлыкта тапшырылуында. Симертү тиешенчә оештырылган хуҗалыкларда хәлләр бөтенләй башкача. Мәсәлән, «Раздолье» хуҗалыгында ит җитештерүнең рентабельлелеге 11,9% тәшкил итте», — ди Динис Хамисович.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *