Мәдәният учреждениеләре район хакимияте башлыгы ярдәмен алдылар

Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә район хакимияте башлыгы грантларын юллауга конкурслар үткәрү буенча комиссия ел азагында йомгаклар ясады. Конкурс барышында китапханәчеләр һәм мәдәният йортлары мөдирләре үз проектларын тәкъдим итте, комиссия шулардан иң яхшыларын сайлап алды.
«Районның иң яхшы авыл китапханәсе» номинациясе буенча Сауз, Яңа Кабан һәм Мүзәк китапханәләреннән өч заявка керде. Мәдәният хезмәткәрләре үзләрендә нинди проектны үстерергә һәм грант акчасын нинди максатка тотарга теләүләрен сөйләде.
Сауз авыл китапханәсе китапханәчесе Фәйрүзә Авзалова «Авыл китапханәсе – җирле берләшмә үзәге» проектын тәкъдим итте. Проект буенча китапханә каршында балалар, үсмерләр һәм авыл халкы өчен уку һәм ял итү үзәге оештыру ниятләнә. Моның өчен, принтер сатып алып, китапханәдә эшне оештыру һәм чаралар үткәрү өчен уңайлырак шартлар тудырырга, халыкка күрсәтелгән хезмәтләр төрен киңәйтергә, яңа мәгълүмат технологияләрен кертергә кирәк.
Мүзәк китапханәсе китапханәчесе Элиса Янышинаның «Гаилә чатырында ял» проекты да кызыклы тоелды. Авылда клуб булмау сәбәпле, бу проект халык өчен шушы чорга аеруча актуаль дип билгеләнде, чөнки китапханә әлегә бердәнбер мәдәният учагы булып тора. Проектны тормышка ашыру китапханә эшен киңәйтергә һәм шуның белән гаиләдә уку традициясен тергезергә булышлык итәр иде.
Яңа Кабан китапханәсе китапханәчесе Гөлнара Гомәрованың «Библиокиностудия» проекты үзенчәлекле яңгырады.
— Әлеге проект китапханәдән файдаланучыларның тыгыз бәйләнешен оештырырга, балалар һәм яшьләрне укуга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки буш вакытны кызыклы фильмнар карап, китаплар укып һәм фильмнар төшерүдә катнашып үткәрергә уңай шартлар тудырылачак, — дип билгеләде Гөлнара Хәмитовна һәм грант акчасын видеофильмнар төшерү өчен цифрлы видеокамера сатып алуга тотынырга теләүләрен әйтте. Дөрес, Яңа Кабан мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре бу эшне алып бара инде, тик кул астындагы җиһазлар гына планнарын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.
«Клуб тибындагы иң яхшы мәдәният-ял учреждениесе» номинациясендә тәкъдим ителгән дүрт проект та төрле булды. Әйткәндәй, «Чыңла, чалгы» фольклор бәйрәме проектын тәкъдим итүче Яңа Кабан авылы клубы мөдире Эрина Якупова шулай ук фильмнар төшерү өчен цифрлы видеокамера сатып алырга кирәклеген билгеләде. Үзе төзегән проект максаты итеп гореф-гадәтләрне тергезү һәм саклауны, буыннар бәйләнешен, яшьләрдә җирле фольклорга кызыксыну уятуны, печән чабучыларның «Чыңла, чалгы» дип аталган фольклор бәйрәмен үткәрүне атады.
Никольск клубы мөдире Любовь Алынбекованың «Мари биюе – халыкның эстетик йөзе» проекты милли колоритны тергезү һәм саклауга юнәлтелгән иде. Ул балалар һәм үсмерләрне мари халык биюләрен өйрәнүгә җәлеп итүнең никадәр әһәмиятле икәнлеген билгеләде. Ләкин моның өчен клубның матди-техник базасын ныгытырга кирәк.
Яңа Хаҗи клубы мөдире Рәзинә Яһудинаның «Дуслык» дип аталган проекты балаларның җәйге каникул вакытындагы ялын оештыруга багышланган иде. Яңа Каенлык авылы клубы мөдире Ралина Мохасимованың «Белем, осталык һәм идеяләр» проекты да шуңа охшаш булды.
— Грант акчасын без авыл халкының актив һәм тулы кыйммәтле ял итүдәге ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, җәмгыятьтәге социаль киеренкелекне киметүгә, канәгатьләнгәнлек хисен арттыруга юнәлтер идек. Шушы максаттан Балаларны яклау көненә, сәләтле, оста, актив укучыларны бүләкләүгә багышланган район балалар сабантуен һәм «Иң-иңнәр» бәйрәмен үткәрергә ниятлибез, — диде Ралина Мохасимова.
Өч заявка бирелгән «Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә дә ярыш кызу барды. Монда да номинантлар иң көчле эшләрен тәкъдим итте. Раздолье авылы клубы мөдире Нина Костюшкина «В ночь на Ивана Купала» фольклор бәйрәме проекты белән таныштырды.
— Бу проектны тормышка ашыру катнашучыларда уңай хисләр тудыручы һәм ул табигатькә сакчыл караш уятучы халык бәйрәмнәрен саклауга һәм тергезүгә юнәлтелгән. Бәйрәмгә әзерлек барышында сулыклар чистартыла, аланлыклар чүп-чардан арындырыла һәм сулык тирәли үскән үлән чабыла. Әлеге эшләр кешеләрне берләштерә һәм табигатьне, туган якны сакларга өнди, — дип билгеләде үз проектының яхшы якларын Нина Костюшкина.
Иске Мошты авылы китапханәсе китапханәчесе Рәйсә Солтанованың «Без – Кыргыз ыруы башкортлары» проекты шулай ук авылда яшәүчеләрдә үз ыруы, халкы, туган ягы тарихы белән кызыксынуны арттыруга, төрле буын башкортлары арасында югалган элемтәне тергезүгә, шәҗәрә төзү идеясен популярлаштыруга, буыннар күчүчәнлеген саклауга юнәлтелгән.
Яңа Нугай авылы модельле китапханәсе китапханәчесе Алсу Шәрифҗанованың «Җанга дәва» проекты бераз аерылып торды. Ул алгы планга социаль яктан якланмаган кешеләр белән эшләүне, аларны китапка һәм укуга җәлеп итүне, эшне аларга кулай формада оештыруны чыгарды.
Конкурстан соң комиссия мәдәният буенча Җәмәгать советы утырышында фикер алышты. Монда комиссия әгъзалары тәкъдим ителгән проектларны бар яклап өйрәнде, аларның көчле һәм йомшак якларын билгеләде, теге яки бу проект күпме кешене җәлеп итәчәген җентекле тикшерде, номинантларның эш сыйфатын карады һәм грантның никадәр нәтиҗәле тотылачагын күзаллады. Әйтеп үтелгән тәкъдимнәр һәм тавыш бирүләр нәтиҗәсендә «Районның иң яхшы авыл китапханәсе» номинациясендә Яңа Кабан китапханәсе җиңде.

«Районның иң яхшы авыл мәдәният йорты, авыл клубы» номинациясендә Яңа Каенлык авылы клубы иң лаеклысы дип танылды. «Район муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә Раздолье авылы клубы мөдире Нина Костюшкина җиңде. Җиңүчеләрнең һәркайсы үз проектын тормышка ашыруга район хакимияте башлыгы грантын алды.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *