Николо-Березовкада булачак солдатлар җыелды

Ватанга хезмәт итү – чын ир-атның изге бурычы ул. Бу зур җаваплылык кына түгел, ә бөек хөрмәт тә. Меңләгән яшь хәрби хезмәткә чакырылучылар кебек, быел яз солдатка алты краснокамалы алына.
Язгы чакырылыш апрельдә башланды, һәм күптән түгел районнан армиягә китәргә җыенган егетләр өчен елына ике тапкыр үткәрелә торган “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” бәйрәме оештырылды.
Беренче эш итеп егетләр, тагын бер кат районның казанышларын искә төшерергә дип, районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә барды. Алга таба бәйрәм Николо-Березовканың балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә дәвам итте. Анда егетләргә көчләрен, чыдамлыкларын, җитезлекләрен, ягъни армиядә хезмәт иткән чагында кирәкле бөтен күнекмәләрен күрсәтергә туры килде. Электрон коралдан ату, автоматны сүтеп җыю, турникта күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү, гер күтәрү — булачак солдатларга нәкъ шушы спорт төрләрендә көчләрен сынарга кирәк булды. Берәү биремнәрне төгәл һәм җитез үтәсә, кемгәдер бераз тырышырга, көч салырга туры килде.
Автоматны сүтеп җыюда Куян авыл советыннан Нияз Шәйхетдинов бик җитез булды, моның өчен аңа 39 секунд җитте. Коралдан атуда да Куян авыл советыннан килгән егетләр осталык күрсәтте, алар арасында иң туры атучы дип Юрий Ильтимиров табылды. Яңа Бура авыл советыннан Павел Айвашев турникта иң күбе күтәрелде. Герне 30 тапкыр күтәреп һәм 2 метр 40 сантимерга сикереп, бу ике төр ярышта Яңа Бура авыл советыннан Александр Минилбаев беренче урыннарны алды, һәм шул рәвешле бөтен төр ярышларның нәтиҗәсе буенча ул иң көчле хезмәткә чакырылучы дип танылды. Куяннан Дмитрий Сәлимов һәм Нияз Шәйхетдинов аңардан азга гына калышып, икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше табын артында дәвам итте, биредә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бу бәйрәм көнендә булачак солдатларга изге теләкләрен һәм киңәшләрен район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов, район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район советы рәисе Надир Зикрин, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре, Краснокама районының хәрби комиссары Валерий Анисимов, руханилар җиткерделәр. Ә район мәдәният йортының иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *