Николо-Березовка авылында «Гаилә ял көне» чарасы үтте. Анда катнашучылар өчен «Хәвефсез каникуллар – бәхетле балачак» мавыктыргыч гаилә квесты тәкъдим ителде. Аның максаты – балалар катнашлыгындагы юл-транспорт фаҗигаләрен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү. Балалар һәм ата-аналар өчен Николо-Березовка авылының янгын частена экскурсия оештырылды. Алар анда хезмәт эше һәм махсус транспорт белән танышты, музейда булды, гадәттән тыш хәлләр белгечләренең киемнәрен киеп карады.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *