Николо-Берёзовкада Никольск ярыммарафоны узды

Шимбә «Никола храмы» җиңел атлетика йөгерешенең ачык Николо-Березовка ярыммарафоны узды. Ул Славян язуы, мәдәнияте көннәрен һәм «Никола Вешний» бәйрәмен билгеләү кысаларында оештырылды.
Районның төп спорт бәйрәмнәренең берсе 10 елдан артык үткәрелә, һәм аның географиясе дә, катнашучылар саны да елдан-ел киңәя һәм арта гына. Мәсәлән, быел Пермь краеннан, Удмуртиядән һәм, әлбәттә, Башкортстаннан йөгерергә яратучылар җыелды. Уфа, Октябрьский, Агыйдел, Бөре, Нефтекама шәһәрләреннән, Дүртөйле, Калтасы, Мишкә һәм башка районнардан килделәр.
Иң зур делегация, әлбәттә, Краснокама районыннан иде. Мәсәлән, Арлан урта мәктәбенең физкультура укытучысы Евгений Раянов 14 укучысын алып килгән. Өченче сыйныф укучысы Степан Ценев — үз яшь төркемендә Нефтекама шәһәре чемпионы.
Ярышларда катнашучыларның иң кечесенә — сигез, ә иң өлкәненә 76 яшь иде. Болар Уфадан ике Анатолий — Крюков һәм Карпенко. Алар 2016 елда Франциядә узган ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Европа чемпионатында катнашкан, һәм Анатолий 1,5 километр, 5 километр һәм 21 километр араларда өч алтын медаль яулаганнар.
Ә бит алар беркайчан да спортчы булмаган. Анатолий Карпенко 45 яшендә генә йөгерә башлаган.
— Авырый башлаган идем, йөгереп, авырулардан качтым мин, — дип шаярта ул. – Хәзер бер җирем дә авыртмый. Бүген менә 10 километрга йөгерәчәкмен.
Хәзер, саулыгын ныгытып торыр өчен, Анатолий Карпенко атна саен 100 километр йөгерә. Спорт – сәламәтлек ул, дип юкка гына әйтмиләр!
Калтасы районының Калегино авылыннан килгән Онар Валикаевның үрнәге моны тагын бер кат раслый гына. Ул 1977 елда гарип булып туган. Диагнозы – балалар церебраль параличы. Аның әтисе физкультура укыткан, 18 яше тулгач Онар, әтисе җитәкчелегендә йөгерә башлаган. «Никольск храмы» ярыммарафонына беренче тапкыр 2002 елда килгән һәм шуннан бирле зур спорт бәйрәмен бер тапкыр да калдырмый. Үткән елда 21 километрга йөгергән, әмма йөгереш вакытында ул үзен начар хис иткән, шуңа күрә быел аңа 5 километрга йөгерергә рөхсәт биргәннәр.
Ярышларны тантаналы ачуда ярыммарафонда катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева, Никола храмының өлкән попы Алексий, «Собор русских Башкортостана» оешмасының вәкиле Анатолий Крюков һәм район хакимиятенең физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов сәламләделәр.
— Ярышларда катнашу – җиңүгә омтылыш кына түгел ул, ә бер-береңә ярдәм итү, катнашучылар арасындагы дуслыкны ныгыту да. Бер-берегезне этеп җибәрмәгез, ә бер-берегезгә таяныч булыгыз! Безнең йөгереш кыңгырау чыңнары астында уза, ә ул күңелләребезне чистарта, сафландыра, — диде Алексий атакай ярыммарафонда катнашучыларга фатиха биреп.
Ярыммарафон кагыйдәләре буенча ир-атлар 19-39, 40-49, 50-59 һәм 60-69 яшь төркемнәрендә 21 километр 97 метрга йөгерде.
Хатын-кызлар 19-39, 40-59, 60 һәм аннан өлкәнрәк яшь төркемнәрендә 10 километрны йөгереп узды. Ун километрга шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар йөгерде.
Егетләр һәм кызлар ике категориядә 5 километрга йөгерделәр: 15 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар, 16-18 яшьлекләр.
Ярыммарафонда беренче урынны Русия Федерациясенең спорт мастеры, таулы дистанцияләр буенча Русия чемпионы, Словениядә һәм Болгариядә Европа һәм дөнья чемпионатларында катнашучы Ижаудан Александр Зембеков алды. Икенче булып әлеге марафонда күп тапкырлар җиңүче Сарапулдан Василий Глухов килде. Өченче урын Нефтекамадан Владислав Яндыгановка бирелде.
Хатын-кызлар арасында 10 километрга йөгерүдә ярыммарафонның күп тапкырлар җиңүчесе Чайковский шәһәреннән Александра Валишина беренче булып килде. Икенче урынны Нефтекамадан Светлана Воробьева алды, өченче булып Анастасия Пухарева килде.
Бөтен призерларны да санап чыгуы мөмкин түгел, әмма 70 яшьтәгеләр һәм аннан өлкәнрәк арасында җиңүчеләрне билгеләргә кирәктер, дип уйлыйм. Болар Уфадан Анатолий Карпенко, Александр Арзамазов һәм Анатолий Крюков.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *