Партия вәкилләреннән документлар кабул итү тәмамлана

7 гыйнварда Русия Федерациясе Президенты вазифасына үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлардан документлар кабул итү тәмамланды.
Президент сайлау кампаниясе башланганнан соң Русия Үзәк сайлау комиссиясенә Русия Президенты сайлауларында катнашырга 46 кеше үз-үзен тәкъдим иткән, шул ук вакытта 15 кандидат кына документларын тапшырган. Русия Үзәк сайлау комиссиясенә кабул ителгән барлык документлар да тәкъдим итү процедурасы кысаларында, закон нормаларына яраклылыкка мәҗбүри тикшерү үтәчәк.
Әлеге вакытка В.Михайлов һәм В.Путин махсус сайлау исәпләрен ачкан һәм, киңкүләм мәгълүмат чараларыннан тыш, сайлау кампаниясе кысаларында агитация алып барырга хаклы.
Исегезгә төшереп үтәбез, сайлау фондын булдыру өчен махсус исәп ачканнан соң, кандидатлар үз-үзләрен тәкъдим итүләрен яклап, имзалар җыя башлый. Үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатларга сайлаучылардан ким дигәндә 300 мең имза җыярга кирәк (бер төбәктә 7,5 меңнән артык түгел). Русия Президентын сайлауларда катнашырга үз-үзләрен тәкъдим иткән гражданнардан тыш, Русия Үзәк сайлау кампаниясенә сәяси партияләрән дә 21 гариза кергән.
Әлеге вакытта Русия Үзәк сайлау кампаниясе түбәндәге 14 сәяси партиянең вәкаләтле вәкилләрен теркәгән: ЛДПР (В.Жириновский), «ЧЕСТНО» — Человек. Справедливость. Ответственность (Р.Худяков), «Яблоко» (Г.Явлинский), «Партия роста» (Б.Титов), «Альянс зеленых» (Э.Агурбаш), «Российский общенародный союз» (С.Бабурин), «Монархическая партия» (А.Баков), КПРФ (П.Грудинин), «Гражданская инициатива» (К.Собчак), «Партия добрых дел» (Е.Гордон), «Партия Социальных Реформ – Прибыль от природных ресурсов – Народу» (С.Полищук), «Партия социальной защиты» (М.Козлов), «Коммунистическая партия коммунисты России» (М.Сурайкин), «РОТ ФРОНТ» (Н.Лисицына).
Әлеге вакытта шулардан 11 кандидат Русия Президенты Федерациясе вазифасына махсус сайлау исәпләрен ачкан. Парламентныкы булмаган берләшмәләрдән кандидатларга, ә алар 20гә якын, 100әр имза җыярга кирәк. Барысын да гыйнвар азагына кадәр тапшырырга кирәк, ә Үзәк сайлау комиссиясенең тикшерү өчен 10 көн вакыты кала.

Думадан булган партияләрдән президентлыкка дәгъва итүчеләр Владимир Жириновский (ЛДПР) һәм Павел Грудинин (КПРФ) имза җыюдан азат ителә. ЛДПР вәкиле Владимир Жириновский президент постына кандидат булып теркәлгән дә инде. Ә КПРФтан тәкъдим ителгән эшкуар Павел Грудининның документлары Үзәк сайлау комиссиясенә кергән. Закон буенча парламент партиясеннән тәкъдим ителгән кандидат беренче финанс отчетын һәм чит илдә банк исәбе юклыгы турында белешмә тапшырырга тиеш.
Үзәк сайлау комиссиясе ЛДПР һәм «Яблоко» партияләреннән тәкъдим ителгән президентлыкка кандидатлар исемлеген теркәгән. Владимир Жириновскийның 113 вәкаләтле шәхесе бар, шул исәптән фән, мәдәният, бизнес эшлеклеләре. Григорий Явлинский исемлегендә 106 кеше, алар арасында – хокук саклаучылар, икътисадчылар, экологлар. Вәкаләтле шәхесләр үзенең кандидаты исеменнән агитация алып барырга хокуклы. Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатлардан документлар кабул итүен һәм тикшерүен дәвам итә. Партия вәкилләренең тагын берничә көне – 12 гыйнварга төнге сәгать 12гә кадәр — вакыты бар.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *