Полиция бүлеге үткән елдагы эшенә йомгак ясады

Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр бүлегенең Краснокама районы буенча бүлегенең үткән елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бу йомгаклар райондагы хәлләрнең яхшыруы турында сөйли.

Мәсәлән, 2017 елда теркәлгән җинаятьләр саны 16,5%ка (БР буенча — 6,7%ка) кимегән. Бүлекнең дежур частена районда булган хәлләр турында барысы 5334 (- 1248) хәбәр кергән. Хөкем ителгәннәр тарафыннан җинаятьләр кылу 21гә азаеп, 71гә калган. Электән җинаять кылучылар да законны сирәгрәк бозган — 134 (- 59).
Кисәтү чаралары ярдәмендә оператив эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга, ә кайбер тармакта җинаятьчелекне киметүгә ирешелгән: мал урлау — 62,5%ка, фатирлар басу — 33,3%ка, талаулар — 57,1%ка, гомум юнәлештәге караклык 6,3%ка кимегән, һөҗүм итүләргә, көчләү, үтерүләргә юл куелмаган. Сәламәтлеккә авыр зыян салу дүрткә кимегән (4), үтерүләр теркәлмәгән. Шулай ук авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 56,3%ка кимегән.
Тик шул ук вакытта чит кеше милкенә кул сузучылар саны арткан: бакча йортларыннан, дачалардан, склад, база һәм кибетләрдән урлашканнар. Коралны законсыз сатып-алу факты, бергә артып, алтыга җиткән, корал кулланып бер җинаять кылынган (алдагы елда ике очрак теркәлгән булган).

Туктатылган җинаятьләр саны, өчкә кимеп, 101 очрак теркәлгән, сорау алу буенча — 44 (+3), тикшерү буенча — 57 (- 6), авыр һәм аеруча авырлары — 9 (- 4).

Ә менә җинаятьләрне гомум ачыклау 6,7%ка кимегән. Урлашулар, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр азрак ачыкланган. 2017 елның декабрендә наркотик чараларның законсыз әйләнеше белән бәйле бер очрак теркәлгән. Узган елда транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы булган наркотик кулланучы ике кеше тотылган, аларга карата административ беркетмә төзелгән. Наркотик чара сату буенча теркәлгән дүрт (+2) җинаятьнең өчесе (+1) ачыкланмаган.

Үткән елда җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 45 (- 38) җинаять ачыкланган, бер оперуполномоченныйга йөкләмә 7,5 җинаять туры килгән (БР буенча — 10,6).

Район территориясендә тикшерү, дознание, суд органнарыннан качучы 17 кешене эзләгәннәр, шуларның 11е табылган. Хәбәрсез югалучылар саны 15 кеше булган, 5се табылган.

Полиция җинаять эшләрен кисәтү юнәлеше буенча да эш алып бара. Шулай булуга карамастан, җәмәгать урыннарында (19 (+6), урамда (13 (+9) кылынган җинаятьләрнең ачыкланмый калганнары арткан. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар, чит ил кешеләре тарафыннан, исерек килеш кылынган җинаятьләр саны кимегән.

Участок уполномоченныйлары тарафыннан зур эш башкарылган, ел дәвамында алар 84 (- 31) җинаятьне ачыклаган. Гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре тармагында 26 (- 39) җинаять кылынган, шуларның берсе (- 4) авыр һәм аеруча авыр җинаять.

Узган елда барысы 1092 (+113) административ беркетмә төзелгән, шул исәптән, вак хулиганлык өчен — 51 (- 22), җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчкән өчен — 30 (+5), җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен — 425 (+53), теркәлү һәм паспорт кагыйдәләрен бозган өчен — 4 (- 4), вак урлашу өчен — 51 (+16).
Кызганычка каршы, районда алкоголь продукциясен законсыз сату дәвам итә, аның законсыз әйләнеше һәм ялган аракыны түбән бәягә сату буенча эш активлашып киткән. «БРда этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм алып-сату өлкәсендә эшчәнлекне көйләү турындагы» законны үтәү максатында участковыйлар ваклап сату оешмаларын һәм торак секторны тикшергәннәр. Нәтиҗәдә узган елда спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен 37 (- 19) административ беркетмә төзелгән.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча күрелгән чаралар ярдәмендә юллардагы торышны тотрыкландыруга ирешелгән. Үткән елда 268 (-123) юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларның 12сендә (-15) каза күрүчеләр булган, 10 кеше (-3) һәлак булган һәм 15 кеше (-14) җәрәхәтләнгән. Балалар катнашлыгында 2 (-2) юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, шуларда 1 (-2) бала һәлак булган һәм 1(-2) бала җәрәхәтләнгән. Шулай ук районның урам һәм юллары торышын тикшереп торалар, автомобиль юлларындагы җитешсезлекләр буенча күрсәтмәләр төзелә.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *