Районга БР авыл хуҗалыгы министры эш сәфәре белән килде

Шушы көннәрдә безнең районда БР Хөкүмәте премьер-министры – БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов үзенең үсемлекчелек буенча урынбасары Ирек Сураков белән эш сәфәре белән булдылар. Дүрт сәгать эчендә алар 10 объектта булып өлгерде.
Министр язгы басу эшләре, инвестиция программаларын, гаилә терлекчелек фермаларын, комплекслы төзелешне үстерү буенча федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру барышы белән кызыксынды.
Министр беренче булып «Алга» токымчылык заводы» хуҗалыгында булды. Хуҗалык төп табышын терлекчелектән, сөт җитештерү һәм сатудан алганга күрә, премьер-министр урынбасары сусыл һәм аксымлы мал азыкларын әзерләргә тәкъдим итте, ә моның өчен соя, люпин кебек культураларны чәчәргә кирәк, диде, чөнки сөт заводларының яңа таләпләре буенча, безнең сөттә аксым җитешми – югары сортлы сөттә ул 3 проценттан да ким булмаска тиеш. Ә сөтнең югары һәм беренче сортлары арасында аерма ике сумга якын – бүген сөтнең бәясенең литры 14-16 сумга калганда, бу бик зур аерма. Әлеге хаклар белән дә сөт заводлары бүген хуҗалыкларга сөт өчен хакны бик авыр түли. Шул сәбәпле БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының идеясе барлыкка килгән – сөтне кулланучыларга алыпсатарлар һәм эшкәртүчеләр өчен чимал буларак сатарга түгел, ә продукцияне үзләренә җитештерергә һәм сатарга. Ә моны кулланучылар кооперативларын төзү юлы белән эшләргә мөмкин.
Әлеге идеяне тормышка ашыру мөмкинлеген бәяләр өчен, министр «Краснокамскмолоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Хаҗи сөт заводында булды. Завод бинасын реконструкцияләүгә һәм модернизацияләүгә, коммуникацияләр (газ, су) үткәрүгә бик күп акча салынган. Сөт һәм сөт продуктларын савытларга агызу, эремчек ясау җиһазларын эшләтеп җибәрәсе генә бар. Заводны сентябрьдә ачарга планлаштыралар. Әмма лизинг һәм ташламалы кредитлар формасында ярдәм күрсәтергә кирәк. Республика җитәкчелеге моны вәгъдә итте. Заводның эшли башлавы район хуҗалыкларына да, халык өчен дә файдалы булачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Кооперация төзегәндә, керемне арадашларсыз, җитештерүче белән эшкәртүче арасында бүлешергә мөмкин булачак.
Алга таба министр «Сабантуй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте теплицаларында булды. Комплекс 2015 елдан башлап (төзелгәннән бирле) тотрыклы эшли, әмма биредә, алга таба үсү һәм киңәю өчен, ташламалы кредит аша акчалата ярдәм таләп ителә. Бүгенгә документлар Саклык банкына тапшырылган, җиһазларның суммасы һәм тәэмин итүчесе билгеләнгән. Дәүләт тарафыннан яшелчә культуралары орлыгын, минераль ашламалар сатып алуга, шулай ук төзелеш-монтаж эшләрен 25 процентка кадәр субсидияләүгә гарантия бирелә. Шуңа күрә «Сабантуй» җәмгыятенә мондый мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Республика җитәкчелеге шулай ук быел төзелеш эшләрен тәмамларга вәгъдә итте.
Илшат Илдусович шулай ук Арлан авыл биләмәсе территориясендә барган комплекслы төзелеш эшләрен югары бәяләде. Социаль объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр тулы куәтенә бара, һәм аларны быел ачу планлаштырыла – бу министр бу вакыйгада да булырга вәгъдә итте.

Биредә шулай ук «Агро-Мен» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре өчен торак төзү мәсьәләсе күтәрелде. Бу эшләр якын киләчәктә башланырга тиеш.
Район буенча эш сәфәре белән йөргән вакытта терлекчелекне үстерү һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү буенча яңа инвестиция мәйданчыклары да каралды. Министр «Карман балыкчылык хуҗалыгы»ның Николо-Березовка участогында булды. Биредә Илшат Фәзрахмановны балык үрчетү материалы мәсьәләләре кызыксындырды. Әлеге юнәлеш буенча республикада ике генә предприятие эшли, шуңа күрә алар алдында маймычларны, промысел балыкларын үрчетү һәм сату күләмен арттыру бурычы куела. Бүген Карман балыкчылык хуҗалыгы актив үсә, биредә суны күтәрү һәм фильтрлаштыру өчен корылмалар һәм башка объектлар төзелә – моның өчен шулай ук финанс ярдәме кирәк, һәм бу мәсьәләне карау шулай ук авыл хуҗалыгы министры тарафыннан контрольгә алынды.
Аннары министр «Мир», «Раздолье», «Заря» хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты һәм язгы басу эшләре турында сөйләшү алып барды. Хуҗалык җитәкчеләре субсидия һәм ташламалы кредит мәсьәләләрен күтәрде.
Министр исә алар алдына чәчү мәйданнары структурасын үзгәртү бурычын куйды – горчица, рапс, сурепица кебек югары табыш бирә торган культураларны үстерүгә зур игътибар бирергә киңәш итте. Бу культуралар «10 мең+» программасына кергән, әлеге программа буенча орлык, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары белән тәэмин итү, урып-җыйганнан соң орлыкны тоннасын 24-28 мең сум белән сатып алу гарантиясе каралган.
И.Фазрахманов тагын икенче бер юнәлеш тәкъдим итте – крамбе, рапс кебек майлы культураларны үстереп, ягулыкны арзанайту. Алардан дизель ягулыгыннан бер дә калышмаган, шул ук вакытта ике тапкыр арзан булган биоягулык алырга мөмкин. «Дөньяви бизнес шулай эшли, без дә бу юнәлештә эшләргә тиеш», — диде Илшат Илдусович. Шул уңайдан агрономия хезмәтенә һәм хуҗалык җитәкчеләренә һәр хуҗалыкта 50-100 гектарда әлеге культураларны чәчү мөмкинлеген карарга кирәк – алар чәчүлекләрнең ким дигәндә 10-12 процентын биләргә тиеш. Шул ук вакытта әлеге культураларны үстерү һәм урып-җыюның технологик картасын төзергә, уңышны сату вариантларын табарга кирәк.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *