Районда хакимият башлыгының Чыршы бәйрәме үтте

Чыршы бәйрәмен балалар ел саен сагынып көтеп ала. Яңа ел алдыннан хәтта балалар да могҗизалар һәм бүләкләр көтә. Шуңа күрә балалар үзләре дә актив катнашкан Яңа ел тамашасыннан да яхшы бүләк юктыр, мөгаен. Район мәдәният йорты фойесында балаларны матур бизәлгән чыршы һәм әкият геройлары каршы алды. Бәйрәмгә уку алдынгылары, җәмәгать тормышы активистлары, спорт ярышлары, олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре һәм призерлары чакырылды.
Район хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева укучыларны Яңа ел белән котлады. Үзенең чыгышында ул 2017 елның укучылар өчен нәтиҗәле һәм уңышлы булуын билгеләде һәм 2018 елда да аларның шулай ук яхшы укуларын һәм барлык чараларда да актив катнашуларын дәвам итәрләр дигән ышаныч белдерде. Шулай ук мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Илдус Хафизов та балаларны бәйрәм белән котлады.
Балалар бәйрәмдә кара көчләрнең Кызыл йолдызны урлавы турында әкият карады. Ә Карсылу белән эт Юлий аны эзләде.
Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук Кыш Бабай, Карсылу, эт Юлий, Кар Бабай һәм башка әкият персонажлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Шулай ук һәр мәктәп Кыш Бабай алдында үзенең чыгышын күрсәтте. Балалар биеде, җырлады, шигырьләр сөйләде. Һәркем Кыш Бабай алдында яхшы чыгыш ясарга тырышты, ә ул үз чиратында балаларга кәнфитләр бүләк итте һәм яхшы чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.
Район хакимиятенең Чыршы бәйрәменә чакырылу укучылар өчен традицион сюрпризга, һәм, әлбәттә, яңа тәэссоратлар, күтәренке кәеф һәм ел буена җитәрлек энергия алырга тагын бер мөмкинлеккә әйләнде.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *