Районда Халыкара гаилә көнен бәйрәм иттеләр

Районда Халыкара гаилә көненә багышлап төрле чаралар узды. Әлеге бәйрәм районда билгеләнгән биш ел эчендә беренче тапкыр Куян авылында оештырылды.
Бәйрәм программасы авылның мәдәният йорты янында башланып китте – биредә асфальтта балалар рәсемнәре конкурсы оештырылган иде, биләмә башлыгы Валерий Сазыкинның сәламләү сүзләре һәм котлауларыннан соң концерт башланды.
Бала арбалары парады бәйрәмнең аеруча күңелле мизгеленә әйләнде. Әйтергә кирәк, балалар арбасы парадына авылдагы сабыйларның әти-әниләре җаваплы караган һәм эшкә бөтен фантазияләрен җиккәннәр – бәйрәмгә борынгы кареталарга, паруслы корабларга, ашыгыч ярдәм машиналарына, тракторга, кечкенә босс офисына әйләнгән арбалар җыелган иде. Бәйрәм барган мәйданчык шундук әкият дөньясын хәтерләтте, ә парадта катнашучылар үзләре тудырган матурлыкның серләре белән тартынмыйча уртаклаштылар.
— Безнең арбабыз «Игелекле доктор Айболит» дип атала. Арбаны ашыгыч ярдәм машинасы итеп бизәргә булдык, чөнки үзем дәваханәдә эшлим. Арбаны бизәүгә өч көнгә якын вакыт китте, аны улыбыз йоклаганда эшләдек, — дип сөйләде 9 айлык Даниярның әнисе Миләүшә Галләмова.
Рауповлар гаиләсенең фантазиясе җимеше «Без музыкалы кичәгә барабыз» дип аталган арба да һәркемдә соклану һәм кызыксыну уятты – анда кечкенә принцесса Ямина утырган иде. Яшь ана Эльза, парадта катнашырга чакыруларын теләп кабул иттек һәм арбаны принцесса каретасына әйләндерергә тырыштык, дип белдерде. Аларның тырышлыгы югары бәяләнде – шушы арба көчле кул чабулар белән парадта җиңүче дип танылды.
Әйткәндәй, бала арбалары парадында катнашучы һәркем мактауларга күмелде – барысы да үзенчәлекле номинацияләрдә иң яхшылары дип танылды һәм истәлекле бүләкләр алды.
Алга таба бәйрәм табыннар артында дәвам итте – бәйрәм геройларын район хакимияте җитәкчелеге һәм белгечләре сәламләде һәм бүләкләделәр.6 бит.
1 бит. — Халыкара гаилә көне – һәркем өчен якты, күркәм һәм шул ук вакытта бик мөһим бәйрәм дә, чөнки гаилә – җәмгыятебезнең төп кыйммәте, байлыгы. Шуңа күрә дә район җитәкчелеге гаиләләргә ярдәм итү, аналар һәм балаларны яклау буенча даими эш алып бара, — диде район хакимияте башлыгы урынбасары Л.Мостаева.
Аннары ул озак еллар дус, тату булып яшәгән, «Ел гаиләсе» конкурсында җиңгән гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Беренчеләрдән булып Николо-Березовкадан быел бриллиант туйларын — бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләүче Людмила һәм Виталий Сорокиннар тәбрикләнде. Виталий Николаевич — төзүче, Людмила Алексеевна — нефть промыселы җиһазлары механигы. Техникумны тәмамлаганнан соң, яшь гаилә юллама буенча безнең якларга Арлан нефтен үзләштерергә килә һәм Николо-Березовкада төпләнә. Монда алар йорт салып керә һәм әле дә шунда яшиләр. Юбилярларның күпьеллык намуслы хезмәте хезмәттәшләре, җитәкчелек тарафыннан танылган һәм күпсанлы бүләкләр белән расланган. Юбилярлар ике бала үстергән, 4 оныклары бар һәм хәзер 4 оныкач сөяләр.
Николо-Березовка авылыннан быел бергә яшәүләренең 55 еллыгын бәйрәм итүче Лариса һәм Владимир Артемьевларны да зурлап котладылар. Диплом алганнан соң яшьләр Арлан нефть яткылыгына килә. Аларның бөтен хезмәт юлы «Арланнефть» идарәсе белән бәйле, шулай ук бүләкләре, рәхмәт хатларының исәбе-хисабы юк. Юбилярлар 2 ул үстергән, 2 оныклары һәм 1 оныкачлары бар.
Николо-Березовка авылыннан быел алтын туйларын билгеләүче Әлфия һәм Әлфрит Зариповлар да ныклы гаилә үрнәге булып торалар. Николо-Березовкага яшь гаилә 1971 елда күченеп килә. 1972 елдан гаилә башлыгы торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә шофер булып эшли, һәм лаеклы ялга чыкканчы бер предприятиедә хезмәт куя. Әлфия Сабир кызы яшьрәк чагында эш урынын алыштырып торса, лаеклы ялга кадәр озак еллар «Сосновый Бор» шифаханәсендә эшли. Юбилярлар шулай ук үз йортлары белән яши, хәзер инде 4 оныклары үсеп буй җиткән.
Әйтергә кирәк, районда дус, тату яшәүче матур гаиләләр бик күп — «Гаилә елы» конкурсының район этабы да шуны күрсәтте. Менә аның җиңүчеләре: «Традицияләрне саклаучы гаилә» номинациясендә Раздольедан Снежана һәм Олег Петровлар, «Авыл гаиләсе» номинациясендә Яңа Моштыдан Равилә һәм Фирдәүс Ганиевлар, «Алтын гаилә» номинациясендә Яңа Кабаннан Әнсәрия һәм Нәсим Шөгаеповлар, «Күп балалы гаилә» номинациясендә Саузбаштан Аис Маликов һәм Гөлсирин Дербенева гаиләсе.
Ә «Авыл территория-ләренең тотрыклы үсеше» программасы буенча сертификатлар тапшыру яшь гаиләләргә булышлыкның ачык мисалы булды. Таныклык рәвешендә яңа яхшы тормышка адымны Лира Рифкать кызы кулыннан сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармаклары эшчеләре Гөлнара Сафина, Татьяна Морозова, Физәлия Салихмурзина, Ләйсән Галиуллина, Любовь Кайзер, Елена Апакова, Татьяна Андриянова, Рәзинә Яһүдина алдылар.
Алга таба район хакимиятенең кадрлар хезмәте җитәкчесе Т.Әдиятуллина аналарны котлады һәм көндәлек хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде.
— Бик яхшы әниләр булып калып хезмәттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешергә, район тормышында катнашырга көч табуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез, — диде Татьяна Викторовна һәм бишәр бала тәрбияләүче Гөлназ Нургалиева һәм Наталья Хәерзамановага «Ана даны» медален тапшырды.
Физик үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларын тәрбияләп кенә калмыйча, төрле яклап үстергән, төрле омтылышларында хуплап торган һәм уңышларга ирешергә булышлык иткән гаиләләр аерым билгеләнде. Район хакимиятенең рәхмәт хатлары Яңа Каенлыктан Луиза һәм Айрат Гыйльмуллиннарга, Яңа Кабаннан Филүзә Фәттәховага тапшырылды.
Тәрбиягә алынган балаларны карау да күп көч һәм күңел җылылыгы сорый. Ләкин районда чит балалар өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга һәм аларга ана мәхәббәтен, күңел җылысын бирергә курыкмаган әниләр аз түгел. Мәсәлән, Кутлинка авылында яшәүче Марина Нәгыймова 6 баланы тәрбиягә алган. Бу үз тормышын язмыш кушуы буенча ата-ана тәрбиясеннән калган балаларны тәрбияләүгә багышлаган үзенчәлекле гаилә. Гаиләнең үзенчәлеге шунда, Марина Юрьевна, нәсел җепләре өзелмәсен, туганнар бер-берсен югалтмасын дип, тәрбиягә бертуган балаларны алган. Саузбашта яшәүче Гәндәлия Гыйниятова үзенең ике сабыен һәм балалар йортыннан ике патронат баланы үстергән, хәзер тагын өч баланы тәрбиягә алган. Ул балаларны үзенекенә һәм читкә бүлми, алар барысы да тату гаилә булып яши.
Бәйрәм барышында төрле уңышларга, шул исәптән ГТО тапшыруда да сынатмаган гаиләләр адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *