Редакция «Кышкы маҗаралар» фотоконкурсын игълан итә

Кыш көне салкын саф һавада уйнаудан, күңел ачулардан да яхшырак тагын нәрсә булырга мөмкин? Шыгырдап торган ап-ак карда уеннарның ниндиен генә уйнамыйсың!  Без кышны нәкъ шуның өчен дә яратабыз. Балалар да, олылар да кышкы төрле күңел ачуларга шатланып туя алмый. Җылы көндә Кар Бабай тәгәрәтәсең, салкын көндә окоп казый­сың. Күп вакытта чаңгыда узышасың. Гаиләң яисә дусларың белән кышкы урманга чыгасың. Борылмалы, текә таулар һәм чокырларны тагын кайда табарга була? Ә таудан чаңгыда шуу…  Көн салкын дип  тәрәзәгә карап боегып утырырга ярамый. Иң мөһиме, җылырак киенергә дә  — алга, кышкы маҗараларга таба карлы киңлекләрне үзеңә буйсындырырга!

Үзегез белән фотоаппаратыгызны алырга да онытмагыз! «Кышкы маҗаралар» фотоконкурсына сездән ял итүегез сурәтләнгән фотолар көтәбез. Мәзәк һәм креатив фотолар булса тагын да яхшырак.

Конкурс шартлары:

  1. Фотосурәтләрегезне rikkt@mail.ru электрон адресына, «ВКонтакте», социаль челтәрләренә «Конкурска фото» билгесе белән җибәрегез.
  2. Аларга исемнәр уйлагыз, шулай ук үзегезнең исем-фамилиягезне, кайсы авылдан икәнлегегезне күрсәтегез.
  3. Фотосурәтләрегезне 28 гыйнварга кадәр көтәбез.
  4. Һәр катнашучыдан берәр фотосурәт кенә кабул ителә. Алар яхшы сыйфатлы һәм мотлак үзегезнең фото булырга тиеш – Интернеттан алу тыела!
  5. Тавыш бирү http://kamatannari.ru/ сайтында 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр барачак.

 

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *