Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда булып китте

Узган атнада Русия президенты Владимир Путин Уфага килеп китте. Биредә ул кайбер предприятиеләрдә булды, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты.
Импортны алмаштыру чикләрендә «Ми» һәм «Ка» вертолетлары өчен тәгаенләнгән ВК-2500 вертолет турбовал двигательләре узелларын җитештерү программасында катнашкан Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе – Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсендә Владимир Путин вертолет двигательләре узелларын эшләү һәм кору өчен җитештерү-технология үзәген карады. Дәүләт башлыгына санлы электр идара итү системасы белән җиһазландырылган һәм югары куллану сыйфатларына ия булган яңача корылган ВК-2500П һәм ТВ7-117С двигательләрен күрсәттеләр. Соңгысы Ил самолетлары өчен тәгаенләнгән. Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе – Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсе шулай ук бу двигательнең детальләрен җитештерү кооперациясенә керергә күзаллый.
Шулай ук Президент моторлар эшләү производство берләшмәсендә җитештерелгән МС-21 авиалайнерлары өчен ПД-14 двигателе детальләре һәм узеллары, газ куу агрегаты экспозициясен карады. Аны биредә «Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Александр Артюхов һәм Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе – Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсе идарә итүче директоры Евгений Семивеличенко озатып йөрделәр.
Владимир Путинның Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән эш очрашуы барышында төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре тикшерелде. «Без 2017 елны уртача җитештерү күрсәткечләре белән тамамладык. Куелган бурычларны башкарып чыктык», – диде төбәк җитәкчесе. Р.Хәмитов дәүләт башлыгына Башкортстанда Президентның 2012 елның 7 маендагы указларында язылган йөкләмәләрне үтәү барышы турында сөйләде. Атап әйткәндә, ул төбәктә хезмәт хакының уртача 3,4 процентка артуын хәбәр итте.
Очрашу барышында нефть-химия комплексын үстерүнең төрле аспектлары да тикшерелде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Югары мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашты, Башкортстанда мәчетләрнең артуын уңай бәяләде, шулай ук республикада ислам дине өлкәсендә белгечләр әзерләүгә карашын белдерде. «Бу бик яхшы, дөрес берләштерелгән эш», – диде ул. Владимир Путин ир-егетләрнең намаз уку бүлмәсен карады, мәчетнең тарихы, аңа йөрүче диндарлар белән кызыксынды.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *