«Таныптур сем» гастрольләрдән кайтты

«Таныптур сем» фольклор ансамбле, матур чыгышлары белән эстонлыларның күңелен яулап, Эстония буенча гастрольләрдән кайтты.
Безнең ансамбль – өлкән кешеләр һәм аларның оныкларыннан торган зур һәм тату гаилә ул. Ансамбльгә барлыгы 15 кеше йөри, ә Эстониягә уныбыз: сигез өлкән кеше һәм ике бала бардык. Бу сәяхәтне безгә Мәскәүдәге якташ марилар оешмасы җитәкчесе Елена Минилбаева һәм «Фенно-Угриа» коммерцияле булмаган оешмасы советнигы Яак Прозас оештырдылар.
Эстониядә безне кан кардәшләредәй каршы алдылар. Зурлап көтүләрен перронда ук аңладык. Яшәргә дә, кыйммәтле юлламалар буенча ял итүче туристларны кебек, бөтен уңайлыклары булган отельга урнаштырдылар. Безгә зур игътибар бүлделәр һәм кунакчыллык күрсәттеләр. Һәр көнебез сәгатьләп диярлек бүленгән иде. Таллин, Тарту шәһәрләре, Балтыйк диңгезе яры буенча, музейга экскурсияләргә, мари теленә өйрәтүче якшәмбе мәктәбенә, кинозалга бардык, һәм анда без беренче тапкыр бөек мари композиторы Иван Палантайга багышланган мари телендә кино карадык.
Танылган кешеләр: кинорежиссер Алексей Алексеев, философия докторы Людмила Ямурзина, философия фәннәре докторы Татьяна Алыбина, «Фенно-Угриа» коммерцияле булмаган оешмасы советнигы Яак Прозас, «Тарту марилары берләшмәсе» берлеге рәистәше Валерий Александров, Василий Николаев, Александр Рябчиков белән очраштык.
Эстониядә без биш көн булдык һәм һәр көнебез ямьле, матур узды. Гастрольләрнең беткәнен сизми дә калдык. Чараларның барысы да шулкадәр оста итеп оештырылган иде, оныкларыбыз Кирилл белән Юлиана да бер дә арымадылар, киресенчә, безне дәртләндерделәр, шәһәр тарихы, эстоннарның мәдәнияте белән бездән күбрәк кызыксындылар.
Таллин бик ошады, иске шәһәр буйлап җәяүләп йөрүләр генә дә күңелләргә үтеп керде. Борынгы бина, чиркәү, гөмбәз, каланча, табигый ташлардан салынган, коридор кебек, тар урамнар нык тәэсирләндерде.
Түтәлләрне генә түгел, бөтен җирләрне чәчәкләр бизи монда, елгада казлар һәм үрдәкләр йөзә. Ә җир яшел келәм белән капланган шикелле – һәркайда газон үләне үсә. Әйләнә-тирәдә шундый чиста һәм искиткеч. Монда бездә сирәк очрый торган артыш һәм савыр агачлары күп үсә.
Сокланудан башларыбыз әйләнде! Башыбызга килгән беренче уй шундый булды: зиннәтле шәһәр, аның аллея, тыкрык, скверлары, паркы буйлап йөрергә ничек тә өлгерергә, экскурсияченең сөйләүләрен калдырмаска иде.
Вакыйгалар күп булса да, без гаҗәпләнүдән бер минутка да туктап тормадык. Марилар йоласы буенча без дә аудиторияне һәм чакырылган кунакларны шаккаттырдык. Сәфәргә буш кул белән чыкмадык — күчтәнәчкә каз һәм үрдәкләр алган идек. Гадәт буенча Таллинда Яак Прозес һәм Тартуда Валерий Александров белән ядәч аердык. Мондый йолага барысының да исе китте.
Барлык йолалардан һәм концерттан соң Эстония Президентының милли мәсьәләләр буенча урынбасары яныбызга килеп рәхмәт белдерде, һәркайсыбызның кулын кысты.
Ә Тарту шәһәрендә Марий Талешкекече бәйрәме хөрмәтенә олылар да, балалар да мари киемнәрендә килде. Зур бәйрәм табыны корылды. Тарту марилары безне, Таллиндагы кебек, якты йөз белән каршыладылар. Ә безнең чыгышыбыз мариларга гына түгел, эстоннарга да ошады. Алар ераклардан автобусларда килгән иде хәтта. Рестиме Райво безнең белән очрашуга үзенең ансамблен алып килгән. Һәм без рәхәтләнеп мари, эстон көйләренә биедек.
Шунысы бик әһәмиятле, Эстониядә уен коралларына кушылып җырлау югары бәяләнә. Безнең гармун, тумыр, трещетка, шөлдерле барабан бик урынлы булдылар. Өйдә тукылган борынгы костюмнар һәм чабаталарны, бизәкләребезне хуҗалар ниндидер кадерле һәм мөһим әйбердәй карап чыктылар.
Тамашчылар һәр чыгышыбызны шатланып кабул итте, туктамыйча кул чапты, игътибар белән тыңлады һәм карадылар. Без нык дуслаштык. Һәр очрашу, һәр концерт, Музыка йортында булсынмы ул, Эстон әдәбияты йортындамы яисә Эстон милли музеендамы, «Sabatants» фестивалендәме — барысы да сокландыргыч узды. Аерылышуны бик авыр кичердек. Шул күркәм, сәләтле кешеләрне, үз эшләренең чын осталарын үзебезгә берәр бәйрәмгә яисә фестивальгә чакырасыбыз килә.
Без, «Таныптур сем» ансамбле пенсионерлары, сәнгать җитәкчебез Ольга Исинбаева башлыгында «Фенно-Угриа» коммерцияле булмаган учреждениесенең игътибарын җәлеп итә һәм сәфәргә лаеклы була алдык. «Таныптур сем»ның коллективына: Ирина Михайлова, Роберт Гайнуллин, Валентина Гайнуллина, Байрам Бакиров, Ира Акитарова, Тамара Исанова, Александр Исановка һәм чит илдә булып өлгергән кечкенә артистларыбыз Юлиана Акитарова, Кирилл Михайловка дан һәм шөһрәт. Бездән – Куян әбиләреннән үрнәк алыгыз!

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *