Хакимият аңлату эшләрен көчәйткән

2017 елның икенче яртысында район хакимияте башлыгы исеменә 732 язма мөрәҗәгать булган, бу беренче ярты еллыкка караганда 80 мөрәҗәгатькә күбрәк. Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан күбесе Нефтекама, Агыйдел шәһәрләреннән һәм якын-тирәдәге районнардан кергән.
Район хакимиятенә язма мөрәҗәгатьләрнең артуы район территориясендә җир участокларына һәм капиталь төзелеш объектларына тоташ инвентаризация үткәрү, шулай ук халык арасында үз хокукларын белү, документлар рәсмиләштерү һәм милеккә ия булу хокукын теркәү буенча ярдәм итү максатыннан аңлату эшләре алып бару белән бәйле.
Былтыргы чор белән чагыштырганда Куян һәм Николо-Березовка авыл советларыннан коллектив мөрәҗәгатьләр 15тән 24кә җиткән.
Мөрәҗәгать итүчеләрне беренче чиратта икътисади характердагы мәсьәләләр борчый: 732 мөрәҗәгатьнең 668е (91,2%). Болар — финанс ярдәм күрсәтү (13); төзелеш, фермерлык, бакчачылык өчен җир участоклары бирү (290, былтыргы отчет чорында — 334); җир участоклары статусын үзгәртү (12, былтыргы отчет чорында — 15); табигый байлыкларны куллану һәм саклау буенча (3).
Бакчачылык кооперативларында җир участокларын хосусыйлаштыру буенча мөрәҗәгатьләр саны кискен арткан – 137дән 282гә әйләнгән. Нигездә Нефтекама шәһәре (254) халкы мөрәҗәгать иткән.
Икенче урында – дәүләт, җәмгыять һәм сәясәт темаларына кагылышлы мөрәҗәгатьләр: 32 кеше мөрәҗәгать иткән, узган чорда – 45 (4,3%). Болар — кече һәм урта бизнеска (3), аренда мөнәсәбәтләренә (28) кагылышлы сораулар.
2017 елның икенче яртысында социаль өлкәгә кагылышлы 8 мөрәҗәгать кергән (+1,1%), шул исәптән опека буенча — 1, мәгариф буенча — 3, мәдәният буенча — 3, сәламәтлек саклау буенча -1.
Торак мәсьәләләренә килгәндә, беренче урында авария хәлендәге йортларда яшәүче халыкны күчерү (6) тора, торак алуга исәпкә кую — 2, торак шартлары яхшырту -2, социаль найм килешүен төзү -1, ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча -1 мөрәҗәгать. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре 3,2% тәшкил иткән.
Район хакимияте башлыгы 41 кешене кабул иткән, бу 2017 елны беренче яртысына караганда 6 кешегә күбрәк (35). Аңа керүчеләрне җир (9 кеше), торак-коммуналь өлкә (8 кеше), социаль өлкә (6 кеше); юллар төзелеше (5 кеше) мәсьәләре борчыган. Бөтенрусия җәмәгать кабул итү көнендә район хакимияте тарафыннан 7 кеше кабул ителгән. (2016 елда – 6 кеше).

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *