Эшләүчеләр саны арткан

Агымдагы елның беренче кварталында район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 827,5 млн сумлык товар бушатылган, хезмәтләр күрсәтелгән яки план 86 процентка үтәлгән.
Районның өч эре предприятиесе кварталны табыш белән тәмамлаган. Кече эшкуарлык субъектлары саны 697гә җиткән. Әмма КФХлар 9га кимегән. Алар хәзер 70кә калган.
Район предприятиеләре һәм оешмаларында 6056 кеше эшли. Эшләүчеләр саны арткан: былтыр 5835 кенә булган.
Район буенча уртача хезмәт хакы беренче ике айда 33820 сум тәшкил иткән, бу былтыргы белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Иң зур хезмәт хакы нефтьчеләрдә – 44564 сум, сәүдә өлкәсендә – 23268 сум, авыл хуҗалыгында – 13583 сум. Ләкин, шуны билгеләргә кирәк, хезмәт хакы күпкә артмаган – 1,4-3 процентка гына. Уртача хезмәт хакы иң күбе мәгарифтә арткан – 47%ка. Биредә хәзер айлык хезмәт хакы 27261 сумга әйләнгән. Бу техник персонал, мәктәп ашханәсендә эшләүчеләр, каравылчылар кебек аз түләүле эшчеләр аутсорсингка күчерелү һәм белем бирү учреждениеләре исәбендә тормавы белән бәйле. Мәктәпләр буенча уртача хезмәт хакы — 30436 сум, балалар бакчалары буенча -20973 сум, өстәмә белем бирү буенча 29799 сум тәшкил итә. Мәдәнияттә уртача хезмәт хакы – 22122 сум, сәламәтлек саклауда – 30240, шул исәптән табибларныкы — 48848 сум (23%ка арткан).

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *