Яшьләр советы программаны раслады

Муниципаль район каршындагы яшьләр советының икенче утырышы үтте. Аның эшендә Яшьләр советы әгъзаларыннан тыш район Советы рәисе Айрат Мортазин, район Советы секретаре Алексей Горбачев, 15нче санлы сайлау округы буенча муниципаль район Советы депутаты, Яшьләр советы кураторы Рөстәм Әхтәмов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Әхтәмов һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов катнашты.

2017 елда яшьләр советы эше йомгаклары турында аның рәисе Алсу Зарипова чыгыш ясады. Тулы булмаган тугыз ай эчендә яшьләр советы күп нәрсәләр эшләде. Совет әгъзасы Татьяна Миңнуллина ГТОның Алтын билгесе белән бүләкләнде. Бу яшьләр советы әгъзаларының күп яклап үрнәк булулары турында сөйли. Шуңа күрә яшьләр советының эше уңай бәяләнде. Яшьләр советының аеруча яхшы эшләгән вәкилләренә Рәхмәт хатлары бирергә карар ителде.

Утырышта яшьләр советының программасы расланды. Программада яшьләр советының яңа яшьләр җәмәгать структурасы һәм аның бурычы – районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның үзәк субъекты, яшьләр үзидарәсен үстерүдә инновацион этап булуы билгеләнә.

Программа яшьләр советының бер ел дәвамындагы эшчәнлегенә нигез булып хезмәт итә. Программада дүрт өстенлекле юнәлешкә характеристика бирелгән. Шулай ук яшьләр советының 2018 елга планы расланды.

Илебездә мөһим сәяси вакыйга – Русия Федерациясе Президентын сайлаулар – якынлаша. Яшьләр советы, Яшь сайлаучылар клубы территориаль сайлау комиссиясе белән берлектә, «Йолдызлык» балалар иҗат үзәге безнең булачак сайлаучылар — 14 яшьтән узган балалар — арасында сайлау турындагы законнарны белүгә конкурс үткәрде. Конкурста Яңа Бөртек мәктәбе укучысы Рузалина Әхмәтова, Николо-Березовка урта мәктәбе укучысы Анастасия Кокоулина, Мүзәк урта мәктәбе укучысы Арина Михайлова, Яңа Нугай мәктәбеннән Елизавета Имангаязова һәм Яңа Каенлык интернат-мәктәбеннән Анастасия Пашукова җиңүче булдылар.

Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Татьяна Вострецова аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә аларның укытучыларына: тарих укытучысы Айгөл Хафизова, Юрий Бурасов, Георгий Петрушкин, Рәфис Нуриәхмәтов һәм Рөстәм Әхтәмовка рәхмәт белдерелде.

Шулай ук Яшь депутатлар ассоциациясенең Краснокама районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Әхтәмов нәтиҗәле эшләүләре, эшләренә җаваплы караулары һәм район үсешенә өлеш керткәннәре өчен район Советының яшь депутатлары Илдус Хафизов, Вероника Михайлова, Надежда Федорова, Жанна Белай һәм Ришат Ситдыйковны бүләкләде.

Утырышта чыгыш ясаучы район Советы рәисе Айрат Мортазин, район Советы секретаре Алексей Горбачев һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов яшьләр советының эшен югары бәяләде һәм киләчәккә уңышлар теләделәр.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *