Яңа Кабан үзешчәннәре яңа елга чираттагы кино төшерде

Ел саен 31 декабрьдә Яңа Кабан авылы мәдәният йортында кино күрсәтү традициягә әйләнде. Быел да искәрмә булмады. Сәгать телләре кичке жидене сукканда, залда алма төшәр урын да юк иде.
Кабанлылар хәзер үзебез төшергән киноларны зур түземсезлек белән көтеп ала. Тамашачылар төрле елларда “Кыш бабай мажаралары”, “Кыш бабай, кияү давай”, “Кайтып киләм туган авылыма”, “Алтын балык” фильмнарын бик җылы кабул итте. Быел исә алар игътибарына “Кабанда бар да тыныч” дип исемләнгән кыска метражлы фильм-әкият тәкъдим ителде.
Ул ике сюжетка корылган иде. Беренчесендә вакыйгалар Багдад хәлифәте солтаны Абу-ль-Хәсән ибн Мөхәммәт гаиләсе белән бәйле булды. Яңа Кабан авылыннан илче килеп, солтанны Яңа елга кунакка дәшкәннән соң, гаиләсендә ыгы-зыгы купты, аның ун хатыны да кунакка барырга теләк белдерде. Ә солтан Кабан тарафларына бары бер хатыны белән генә барырга ниятләгән иде.
Өстәвенә, кабанлылар шарты буенча, ГТО бирерлек ныклы, сәламәт кешеләр генә кунакка килү хокукына ия иде. Бик озак баш ватканнан соң, ибн Мөхәммәт, бәлки Яңа Кабанда тагын бер чибәркәйне очратырмын дип өметләнеп, үзе генә барырга карар итте. Тик уйлаганнары барып чыкмады. Җәмилә,Сәйдә, Хафизә, Зөһрә, Гайшә, Ләйлә, Зөлфия, Мәликә, Жәннәт, Гөлчатай барыбер безгә килергә форсат тапты.
Ә икенче сюжет линиясендә әкият геройлары Убырлы Карчык белән Үлемсез Кащей ничек тә Кыш бабайны һәм аның ярдәмчесе Кар Бабайны Яңа Кабан авылына якын җибәрмәскә тырыштылар. Аларга тозак кордылар. Машиналарының бензиннарын чәлдерделәр. Ярый, бәхетләренә изге юлчы очрап, Кыш бабайны бәйрәм тантанасына алып килде.
Башта әлеге фильмны “ерып» чыгарбызмы дигән шикләнүләр дә бар иде, чөнки, беренчедән, сценарий буенча күп кеше таләп ителә. Солтанның ун хатынын гына исәпкә алсаң да, егермедән артык үзешчән актер кирәк иде.
Икенчедән, озак кар яумый торуы кулны тотты. Солтанның Кабанга килү күренешен төшергәндә кар бик аз булды. Киез итек кигән артисларның аяклары чыланып бетте.
Ә фильмның икенче өлешен оештырганда, һичшиксез, кар катламына өметләндек. Инде Ходай көн бирде дип, урман читенә килеп төшерә башлагач, җилекләргә үткән җил киемнәрне генә түгел, үзебезне дә очырып алып китә язды.
Өченчедән, көнчыгыш әйберләрен, киемнәрен кайдан табып бетерербез икән, дип шикләндек. Бу проблеманы да Сәфинә Шабутдинова (аның кияве белән кызы Төркиядә яши) һәм Агыйдел шәһәренең “Савитар” балалар һәм үсмерләр иҗат үзәге директоры Руслан Шөгаепов аркылы уңай хәл иттек. Һәм җиң сызганып эшкә тотындык.
Төшерү барышында, сүзләрнең истән чыгуын, кайбер кием элементларын кияргә онытуны (Убырлы карчык озын кәкре танавын беркетмәвен берничә сәгатьтән соң гына белде), тышта һәм спорт залында тавыш яңгыравын исәпкә алмаганда, ярыйсы гына килеп чыкты бугай. «Вконтакте» челтәрендә дә бу фильм өч-дүрт көн эчендә өч меңгә якын тавыш жыйган. Димәк, халык кино ярата дигән сүз. Иң мөһиме, бу сәнгатькә кызыксыну уятырга гына кирәк.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *