Яңа үсеш векторлары турында белделәр

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләр Уфада үткән «Мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең яңа векторлары» бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Конференция мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең заманча тенденцияләрен чагылдырган мәсьәләләрне тикшерү, мәктәпкәчә белем бирүнең көнүзәк проблемаларын хәл итү юлларын эзләү, һөнәри үзара килешеп эшләү өчен мәгълүмат киңлеген булдыру, тәҗрибәләр уртаклашу максатыннан үткәрелде.
Конференция эше мәктәпкәчә белем бирүнең төрле аспектларын чагылдырган берничә юнәлеш буенча алып барылды. Һәр юнәлеш пленар утырышны, автор һәм проблема секцияләрен үткәрүне, «түгәрәк өстәл» артында әйдәүче Русия галимнәре, мәктәпкәчә белем бирү белгечләре һәм нәшрият вәкилләре белән проблемалы мәсьәләләрне тикшерүне үз эченә алды.
Әлеге конференция кысаларында Русиянең әйдәүче галиме, педагогик фәннәр докторы, Дәүләт гуманитар-технологик университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы кафедрасы профессоры Алексей Майер семинар үткәрде. Конференциядә катнашучылар теория буенча белемнәр дә алды, эш тәҗрибәсе дә туплады.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *