Җирәбә салу оештырыла

2018 елның 13 февралендә «Кама таңнары» гәзите редакциясендә сайлау алды агитация материалларын бастыру өчен түләүле басма мәйдан бүлү буенча җирәбә салу оештырыла.
Җирәбә салу Башкортстан Республикасы, Краснокама районы, Николо-Березовка авылы, К.Маркс урамы, 4а адресы буенча сәгать 11.00 дә башлана. «Русия Федерациясе Президентын сайлаулар турында»гы федераль законның 53нче маддәсе 9нчы пунктына ярашлы, җирәбә салуда теркәлгән һәм җирәбә салуда катнашуга заявка язган кандидатлар катнаша.
Катнашуга заявкалар 2018 елның 12 февраленә 18.00 сәгатькә кадәр факс 8(34759)7-73-53, электрон почта rikkt@mail.ru яисә редакция адресы (РБ, Краснокама районы, Николо-Березовка авылы, К.Маркс урамы, 4а) буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефон: 7-73-53.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *