1 гыйнвардан Башкортстанда газ белән эшләүче машиналарга транспорт салымы буенча ташлама күләме артачак.

Ул элек 20% булса, хәзер 50 % тәшкил итәчәк. Автопаркның яше уртача 10 елдан артмаган оешмалар ташламадан файдалана ала. Әлеге ташлама экологик транспорттан файдаланучы гражданнарга да кагыла, әмма газда эшләүче машинасы берничә булганда, ташлама берсенә генә кагыла.

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *