26 ноябрь — Әниләр көне

Һәр сабый үз ризыгы белән туа. Николо-Березовка авылында яшәгән Казырбаевларга карап кына да бу сүзләрнең хакыйкатькә тап килгәнен раслап була. Пөхтә итеп җыештырылган зур өй, өстәл тулы ризык… Юк, күктән төшкәнне көтеп ятмый әти белән әни, җитеш яшәү өчен үзләре тырыша.

Йорт хужасы нефтьче, әни кеше исә — хуҗабикә, йорт «сакчысы», ире тапканга иш-куш булсын дип, Интернетта үзенә эш тапкан. Ишектән килеп керү белән балаларның өйгә шау-шу гына түгел, әйтеп аңлатып бетергесез җанлылык, ямь биргәне сизелә. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган балаларның ихласлыгын исә үз күзләрең белән күрү кирәк!

— Иң зур бәхетебез – өч кызыбыз, бер улыбыз. Юанычыбыз да, куанычыбыз да алар, — ди Рәйсә. — Яшь әниләр бала табудан курыкмасын иде. Ишле гаиләдә иң зурына дөрес тәрбия бирсәң, калганнары аңа карап үсә. Иң мөһиме — сабыйларыңа йөрәк җылыңны жәлләмәү. Бу назны алар соңыннан икеләтә, өчләтә кайтарыр, — ди бәхетле әни.
Азалия белән Зарина мәктәптә укый, Арыслан белән Ралина әлегә әниләре белән өйдә. Әни кеше кызларын иртән иртүк торып мәктәпкә дә илтә, төрле түгәрәкләргә дә алып бара.2 бит.
1 бит. — Безнең туйга дүрт баласы белән ике аккош төшкән картина бүләк иткән иделәр, балаларыгыз күп булсын дип, матур теләкләр дә теләделәр, күрәсең, теләкләр кабул булгандыр, — ди Рәйсә Вәсил кызы.

Яңа елга гаилә Кыш бабайның туган төяге – Бөек Устюг шәһәренә барырга җыена. Балалар аңа теләгән бүләкләрен сорап, хат та язып өлгергән. Кызлар йөгереп кенә барып хатларын алып килеп укып та күрсәтте. Әниләре исә: «Кызлар, сез үзегезне ел буена тәртипле тоттыгызмы? Бу турыда язмагансыз да, бүләкләр генә сорагансыз», — дип кызларга шелтә белдерде.

Кызларның берсе читкәрәк алып китеп, серләре белән дә уртаклашты. Алар Әниләр көненә бүләкләр дә әзерләп өлгергән икән, матур сүзләр язып, открытка эшләгән! «Әниемнең елмаюын төрле матур чәчкәләр балкышына тиңләр идем, ул минем дустым да, сердәшем дә», — дип язган Азалия. Әни өчен шуннан да зуррак бәхет бар микән!

Сезгә ошарга мөмкин...

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *